Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә депутатка рәхмәт белдерделәр

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов декабрь башында, быел соңгы тапкыр Чирмешәндә гражданнарны кабул итте. Депутат безгә кабат 2017 елның февралендә киләчәк. Быел барлыгы 7 кабул итү оештырылып, аңа 72 кеше мөрәҗәгать юллаган. Соңгы кабул итүдә Илгиз Салиховка алты кеше килде. Гадәттә гражданнар депутаттан ярдәм сораса, монысында рәхмәт белдерү...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов декабрь башында, быел соңгы тапкыр Чирмешәндә гражданнарны кабул итте.

Депутат безгә кабат 2017 елның февралендә киләчәк. Быел барлыгы 7 кабул итү оештырылып, аңа 72 кеше мөрәҗәгать юллаган.
Соңгы кабул итүдә Илгиз Салиховка алты кеше килде. Гадәттә гражданнар депутаттан ярдәм сораса, монысында рәхмәт белдерү өчен махсус килүчеләр дә булды.
Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова үткән кабул итүдә аңардан, инвалидлар декадасы уңаеннан, мөмкинлеге чикле, ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга булышуын сораган иде. Кеше хәленә керә белүче депутатыбыз аларга ярдәм кулы суза, ул күчергән акчаларны кыйммәтле даруларга мохтаҗ балага биргәннәр. Шуның өчен Илгиз Салиховка район инвалидлар җәмгыяте исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар. Баланың әнисе дә үзенең рәхмәтләрен хат аша җиткергән.
Район үзәк больницасының кан анализлары ясау лабораториясендә җиһазлар нык искергән, төгәл анализ ясау авыр, шуның өчен монда заманча җиһазлар кирәк икән. Ике миллион сум тирәсе торучы җиһаз алуда депутат нефтьчеләр ярдәменә өметләндерде.
Яшәүчелеләр авыллары турында китап бастыру нияте белән йөри, кулъязмалары әзер, китап бастырырга финанс ярдәме кирәк. Салихов аларга бу уңайдан киңәшләрен бирде, ә туган як тарихы музеена агач эшкәртү станогы алуда ярдәм итәргә ышандырды.
Шәхси сораулар белән килүче башка кайберәүләрне дә депутат игътибарсыз калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Дәүләт Советы депутаты

2
X