Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 73 еллыгы бәйрәмендә ул сугышта булган биш ветеран, бер генерал да катнашты

9 май көнне, елдагыча, район халкы Совет урамындагы, Мәңгелек ут, Билгесез солдат һәйкәле каршындагы мәйданда бәйрәм итте. Шөкер, көн дә бик аяз булды.

Бәйрәмнең төп бизәге, төп кунаклары, билгеле, моннан 73 ел элек җиңү белән тәмамланган зур сугышта катнашкан ветераннар. Бик аз икән инде алар, районда ун гына кеше, митингка бишесе генә килә алган.

-Мин 1943 елда сугышка алындым, Курск-Орел дугасында, Украинаны азат итүдәге һөҗүмнәрдә катнаштым, - ди шул ук елны кулы яраланган якташыбыз, Чирмешәндә яшәүче Александр Чупахин. - Аллага шөкер, бу бәйрәмдә дә катнашу насыйп булды, 93 яшькә җиттем.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ветераннарны, чирмешәнлеләрне, кунакларны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итеп, бездән һаман ераклаша баручы Бөек Ватан сугышының аяусыз мизгелләрен, югалтуларыбызны барлады.

-Сез – ветераннар - безнең горурлыгыбыз, - диде район җитәкчесе. - Ветераннарны яклау буенча дәүләт программалары гамәлдә, сез күбрәккә дә лаек.

Район башлыгы бүгенге тантанада Бөек Ватан сугышы ветераннары Габделхак Җиһаншинга (Югары Чегодай), Александр Чупахинга (Чирмешән) һәм Габдулла Мөхәммәтшинга (Лашман) республиканың “За доблестный труд” истәлек медальләрен дә тапшырды. Башка ветераннарга әлеге бүләк соңрак кайтып җитәргә тиеш.

Чирмешәндә узган әлеге митингта федераль казначылыкның ТР буенча идарә җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Мөрәҗәгатен ирештерде.

РФ оборона минисрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Габделбари Галиев, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Марат Яббаров, район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин, район благочинные, иероманах Серафим Карпухин да котлау сүзләре әйттеләр.

Төрле илләрдә, төрле җирләрдә гомерләре өзелгәннәрне бер минут тын калып искә алдык.

Бөек Ватан сугышына районнан 19852 кеше киткән, 8534се кире кайтмаган.

Бәйрәм “Үлемсез полк” маршы белән башланды. Кулларына якыннарының – сугышта катнашкан ветераннарның рамга куелган фоторәсемнәрен тоткан яшьләр һәм өлкәннәр дә - барысы 1500  кеше Титов урамыннан колоннада төшеп, митинг урынына үттеләр.

-Мин монда әнинең абыйсы Мәгъсумҗан Сәлаховның фоторәсемен тотып килдем, - ди Түбән Чегодайдан Алсинә Әхмәтвәлиева. - Ул 1924 елда туган, сугышта хәбәрсез югалган, миндә аның фронттан язган кайбер хатлары да саклана. “Үлемсез полк” акциясе менә шулай якыннарыбызны искә төшерергә мөмкинлекләр тудыра.

Митинг азагында район җитәкчеләре, оешмалар вәкилләре Билгесез солдат һәйкәле, Мәңгелек ут түренә, Геройлар Аллеясында веноклар һәм чәчәкләр куйдылар. Мәктәпләр укучыларының, полиция, үзәк больница, янгын часте, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренең төз басып, марш атлап үтүләрен барча халык дулкынланып, кул чабып күзәтте. Сынауда сынатмадылар, рәхмәт, әзерләнгәннәр, тырышканнар.

Тантаналы митингтан соң, бәйрәм концерты башланды. Бу көнне туган як тарихы музее, мемориаль үзәк ишекләре дә ачык булды.

8 май көнне мондыйрак чаралар авылларда да үтте, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтләнде.

Чирмешәнлеләр менә шулай, тыныч, бергә, колачлы бәйрәм итте. Теләк бер: тик сугышлар гына булмасын иде.

Күбрәк фото: Чирмешәндәге Җиңү бәйрәменнән 55 фото

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән