Быел юл төзелеше буенча районыбызда зур күләмдә эш башкарылган. Бу эш дәвам итә.
- Ел саен машиналар саны арта. Автомобиль юлларына йөкләнеш бик зур. Алар атмосфера күренешләре тәэсире нәтиҗәсендә дә җимерелә, - ди Чирмешән юл - ремонт - төзелеш участогы мастеры Исхак Әбүнәгыймов. - Шуңа күрә капиталь һәм агымдагы ремонт...
Быел юл төзелеше буенча районыбызда зур күләмдә эш башкарылган. Бу эш дәвам итә.
- Ел саен машиналар саны арта. Автомобиль юлларына йөкләнеш бик зур. Алар атмосфера күренешләре тәэсире нәтиҗәсендә дә җимерелә, - ди Чирмешән юл - ремонт - төзелеш участогы мастеры Исхак Әбүнәгыймов. - Шуңа күрә капиталь һәм агымдагы ремонт бер дә тукталмый, яңа юллар да салабыз.
Быел юлчылар Акъяр - Чирмешән, Лениногорск - Чирмешән, Кузай - Нурлат юлларында өлешчә капиталь ремонт үткәргәннәр. Әйтик, үзләренең базасыннан башлап Кармалка борылышы юнәлешенә кадәр, 3 ярым километр арада, капиталь ремонт ясалды. Биредә юл билгеләре урнаштырасы гына калган. Югары Чегодай белән Урманасты Үтәмеш арасын хәзер санаулы минутларда узып була, монда 7 километр арада юлны тәртипкә китерделәр. Шешминка юлында йөрүчеләр өчен дә юл проблемасы бетәчәк. 2 километр 600 метр арада юлны нигезеннән үк яңартылар. Якын көннәрдә асфальт та түшәләчәк. Аннан соң инде бу юнәлештә элек ремонтланган 5 километр 200 метр арага икенче кат асфальт җәячәкләр.
Казанка юнәлешендәге олы юлда да капиталь ремонт планлаштырылган. 2 километр 200 метр арада нигез ясап, асфальт катлам салыначак. Монда эш башланган инде. Кара Чишмә тирәсендәге юлда да асфальт яңартылачак.
-Участокта эш ике сменада оештырылган, - ди И. Әбүнәгыймов.- Объектларда 30дан артык берәмлек техника җәлеп ителгән, 60тан артык кеше хезмәт куя.
Район юлчылары юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү программасы нигезендә дә конкрет эш алып баралар. Мәсәлән, район үзәгендә, Техническая, Совет, Дзержинский, Гагарин, Беренче Май урамнарындагы юлларга өлешчә асфальт түшәлде.
Район авыллары да игътибарсыз калмый. Иске Элмәледә - Гагарин, Түбән Чегодайда Такташ һәм Җәлил урамнарына вак таш җәялгән юл ясалган.
Кызганычка каршы, бүген тагын кайбер авылларга баручы юлларга капиталь ремонт таләп ителә. Әйтик, Бәркәтәгә алып баручы юллар аеруча нык ватылган, Әккәрәй, Кармыш юнәлешендәге юл да хәрәкәт өчен куркыныч диярлек. Бәлки, тиздән аларга да чират җитәр.
Нет комментариев