Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән юлчылары берничә объектта эшлиләр

"Татавтодор" юллар төзү һәм ремонтлау җәмгыятенең Чирмешән участогы бүген берничә объектта эшли. Юлчылар Яңа Элмәле авылына 1 километр 700 метр арада керү юлын капиталь ремонтладылар. Кирпеч завод поселогына алып баручы юлга, барлыгы 2 километр 450 метр арага, аслыгын ныгытып, таш җәйделәр. Аларда вак-төяк эшләр генә калды. Туймәткә керү юлына ком...

"Татавтодор" юллар төзү һәм ремонтлау җәмгыятенең Чирмешән участогы бүген берничә объектта эшли.

Юлчылар Яңа Элмәле авылына 1 километр 700 метр арада керү юлын капиталь ремонтладылар. Кирпеч завод поселогына алып баручы юлга, барлыгы 2 километр 450 метр арага, аслыгын ныгытып, таш җәйделәр. Аларда вак-төяк эшләр генә калды.
Туймәткә керү юлына ком ташылган. Хәзер вак таш җәяләр, аннан соң асфальт та түшәләчәк. Монда 3 километр 800 метр арада эш башкарасы бар. Кызыл Чишмә юлына таш кына салыначак.
"Авылларда юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү" программасы нигезендә дә районда быел берничә авылның юллары ремонтланды, вак таш җәялгән юллар ясалды. Әйтик, Бәркәтә һәм Лашман юлларын ремонтлауга муниципаль фондтан 10 миллион 900 мең сум акча бирелгән. Чирмешән юлларын тәртипкә китерү өчен республика бюджетыннан 15 миллион сум акча күчергәннәр. Район үзәгендә Совет, Татарстан, Гагарина, Дзержинский, 22 Партсъезд, Титов урамнарында, Ярминкә тыкрыгында бу средстволарга күләмле эш башкарылды.
Әлеге программа нигезендә Яшәүче, Кармыш, Чумачка, Иске Кади, Иске Котыш, Сосновка, Иске Элмәле, Девичья Поляна авылларының кайбер урамнары юлларына вак таш җәйделәр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Юлчылар