Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән ветераннарына шахмат клубы кирәк

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе уздырган шахмат турнирында катнашкан бабайлар һәм әбиләр районда шахмат клубы ачарга, әлеге спорт төрен популяштырырга тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр генә түгел, күбрәк яшьләр мәктәп укучылары да актив көч сынашкан чираттагы бу ярыш биш сәгать чамасы вакыт алды. Иллеләп шахматчы район газетасы һәм якташыбыз - Кармышта туып, Түбән...

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе уздырган шахмат турнирында катнашкан бабайлар һәм әбиләр районда шахмат клубы ачарга, әлеге спорт төрен популяштырырга тәкъдим иттеләр.

Өлкәннәр генә түгел, күбрәк яшьләр мәктәп укучылары да актив көч сынашкан чираттагы бу ярыш биш сәгать чамасы вакыт алды.
Иллеләп шахматчы район газетасы һәм якташыбыз - Кармышта туып, Түбән Камада яшәүче һәм эшләүче Фәгыйль Гатиятов, "Татспецнефтехимремстрой" җәмгыяте призларына алты төркемгә бүленеп уйнадылар.
Чирмешәндә, Яңа Элмәледә, Ивашкинода, Иске Элмәледә, Утыз Имәндә, Иске Кадида, Әмирдә, Ульяновкада аеруча күп икән әлеге, борынгы, мавыктыргыч уенны үз итүчеләр. Һәркайсының үз почеркы, тактикасы бар.
Бүгенге турнирның җиңүчеләре кемнәр соң? Төп группада - ир-атлар арасында Самат Ризванов (Утыз Имән)быел да беренчелекне бирмәде, фигураларны оста йөртте. Соңгы партиядә ул Леонид Микушовны (Иске Элмәле) отты. Микушов - икенче, Шәүкәт Исеев (Чирмешән) - өченче.
Хатын-кызлардан Римма Баянова (Иске Кади) беренчедә. Ирина Федулова (Ульяновка мәктәбе) - икенче, Татьяна Новичкова (Чирмешән лицее) - өченче урын ияләре.
Яшүсмер егетләр группасында Айдар Могыйзов (Чирмешән лицее) иң күп балл җыйды. Шулай булмыйча, якташыбыз күптән түгел Сочида Россиякүләм бәйгедә катнашып, призлы урынга чыккан.
Яшүсмер кызлардан иң көчлесе - Людмила Редюкова Яңа Элмәле мәктәбендә укый. Ул бер көндәшенә дә бирелмәде. Әлеге төркемдә Регина Бикбова (Чирмешән лицее) - икенче, Диләрә Гыйльманова (Ульяновка мәктәбе) - өченче урында.
Малайлардан - Булат Әхтәмов (Чирмешән лицее), ә кыздлар төркемендә Светлана Муськина (Яңа Элмәле) җиңүче булдылар. Светлана барлык көндәшләрен дә отты. Рәзил Гыйләҗев (кадет интернат-мәктәбе), Алсу Беляева (2нче Чирмешән мәктәбе) - икенче, Марат Юсупов (Чирмешән лицее), Руфинә Бикбова (Чирмешән лицее) - өченчеләр.
Фәгыйль Гатиятов Кармышта туган, бүген Түбән Камада зур бер трестта профсоюз комитетын җитәкли. Хатыны Гөлгенә белән ике малай үстерәләр.
-Мин үзем җиңел атлетика белән актив шөгыльләнәм, йөгерергә, чаңгыда йөрергә яратам, - ди быел илле яшен билгеләп үтәчәк, спорт мастерлыгына кандидат якташыбыз. - Яшьрәк вакытта Сабан туйларында да көрәштем, тәкә дә алган булды.
Бүген аның улы Динар көрәштә үзен елдан-ел ныграк таныта бара, хәтта республикакүләм бәйгеләрдә дә катнаша икән.
Ә менә шахматта сирәгрәк уйный турнир иганәчесе Фәгыйль Гатиятов.
-Тик спортның бу төрен яратам, шуңа күрә туган районыбызда бәйге оештыруны бик хуплыйм, бүләкләр алуда теләп булышам, - ди ул.
-Шахмат уенын популярлаштыру кирәк, - ди турнирның былтыргы һәм быелгы җиңүчесе Самат Ризванов. - Кайберәүләрне шахмат тактасы яки шахмат турында китаплар белән бүләкләсәләр дә яхшы. Районда шахмат клубы - мәктәбе дә кирәк дип саныйм. Яшьләр белән максатчанрак эшләнсә, әлеге спорт төренә тартылучылар бик тиз күбәячәк.
Яңа Элмәледән Константин Поликарповка әле унбер генә яшь, әмма шахматта шактый оста икән. Математикадан гел бишлегә генә укучы Костяның бүген туган көне дә булгач, шулай ук бүләк алды.
Иске Элмәледән 74 яшьлек Леонид Микушов та катнашты зур бәйгедә. Үзен көчле шахматчыга санамый ул, алай да бу уеннан ләззәт таба.
-Шахматка мәхәббәт армиядә көчәйде, - ди ул. - Часть командирыбыз үзе дә көчле шахматчы иде.
Турнирда катнашкан командалардан Чирмешән лицее (тренеры Шамил Сөнчәләев) - беренче, Яңа Элмәле мәктәбе - икенче (тренеры Вячеслав Редюков), Ульяновка мәктәбе - өченче (тренеры Петр Иванов) урында.
"Безнең Чирмешән" газетасының бүгенге кунакларын камыр ризыклары, кайнар чәй белән дә сыйладык. Моны оештыруда булышкан райпога, үзәк ашханәгә зур рәхмәт белдерәбез. "Бердәм Россия"нең райондагы бүлекчәсе үзеннән аерым бүләк китерде. Аны турнирның иң өлкән катнашучысы, хатын-кызлар арасында җиңүче Римма Баяновага тапшырдык.
Ярышларның хөкемдары Шамил Сөнчәләевка да рәхмәтебезне ирештерәбез. Ветеран шахматчы, ул әлеге турнирның берничә тапкыр җиңүчесе дә кабул иткән гадел карарлар белән уенчылар да тиз килешә, бәхәскә урын калмый.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы шахматы

2
X