Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән самбочылары бүләкләрнең күбесен үзләренә алып калдылар

Самбо – имгәнүле спорт төре икән: Чирмешәндә узган ярыш вакытында анда булган медицина хезмәткәрен тик тотмадылар. Аягын, кулын авырттырган әле бер, әле икенче яшь көрәшчегә ярдәм итәргә туры килгәләде. Тик, ни хикмәт, батыр самбочыларның берсе дә моннан куркып келәмгә чыкмыйча калмады.

Чирмешәннән Ирек Җиһаншин әүвәл үз тиңнәре арасында, 23 килограммга кадәр авырлыктагы малайлар арасында җиңеп, әүвәл термопотка, аннан “Иң яхшы техникасы” өчен аерым кубокка ия булды. Гомумән, Чирмешән муниципаль районы башлыгы призларына “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү спорт комплексы спорт залында үткән самбо буенча ярышларда бүләкләр кызыгырлык иде: 1нче урын алучыларга – термопот, 2нчегә – миксер, өченче урын алучыларга электрочәйнекләр әзерләнгән.

14 апрель көнне узган әлеге турнирны оештыручылар Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышладылар. Анда республиканың район һәм шәһәрләреннән 7 команда: Әлмәттән, Байлар Сабасыннан, Яр Чаллыдан, Нурлаттан, Чистайдан, Ютазыдан, Чирмешәннән 2003-2007 елгы малайлар, үсмерләр катнашты, араларында ике кыз да бар иде.

Безнең район данын яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге тренеры Степан Хачатрян, Лашман мәктәбеннән Рәфыйк Гатин самбочылары яклады. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча, бәйгедә Чирмешән командасы җиңү яулады, чистайлылар – икенче, Яр Чаллы самбочылары өченче урында.

Шәхси беренчелектә, безнең якташлар: Ирек Җиһаншин, Ильяс Вафин, Ильяс Хәбибрахманов, Илдус Камалов, Даниил Карпухин (Чирмешән), Динар Шакиров (Лашман) – беренче урын алучылар, Ислам Нургатин, Аскар Мостафин, Руслан Магданов, Иван һәм Дмитрий Куклиннар (Чирмешән), Алинә Хафизуллина (Лашман) – икенче урын ияләре, Леонид Кобылин, Егор Ноговицын, Айнур Ганиев, Айнур Вафин, Илшат Латыйпов (Чирмешән), Рамил Архипов, Айназ Төхвәтуллин (Лашман) өченче урыннар яуладылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә яшь самбочылар ярышты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән самбо

2
X