Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында санитар-экологик икеайлык башланды

Торак пунктларны санитар чистартуны тизләтү, халыкның экологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә китерү максатында, район башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында карар кабул итте.

Икеайлык барышында чисталык өмәләре ешрак оештырылачак, ә 12, 26 апрельдә һәм 10, 24 майда гомумрайон өмәләре уздыру планга кертелде. Торак пунктларда һәм район үзәгендә санитар чисталык буенча икеайлыкны уздыру, эш барышын контрольдә тоту өчен район башкарма комитеты каршында оператив штаб төзелде.

Карар нигезендә район үзәге һәм авыллар территорияләрен санитар чистарту буенча чаралар планы расланды.

Айлык дәвамында парк-скверларны, урамнарны һәм оешмалар территорияләрен яшелләндерү максатында агач-куаклар утырту, корыганнарын кисү планлаштырыла. Бу эшкә мәктәп укучыларын да катнаштыру тәкъдим ителә. “Чирмешән урман хуҗалыгы”на утырту материаллары белән тәэмин итү бурычы йөкләнде. Санитар-экологик икеайлык барышында юллар һәм тротуарларны ремонтлау, янып чыккан урам яктырткычларын алмаштыру, аларның терәк баганаларын буяу, биналар тирәсендәге чүп-чарны тиешле урыннарга чыгару, косметик ремонт уздыру, санкцияләнмәгән, рөхсәт ителмәгән чүп түгү урыннарын ачыклау һәм юк итү, балалар мәйданчыкларын, зиратларны чистартып төзекләндерү, оешмалар тирәсендәге коймаларны буяу күздә тотыла.

Торак пунктларны чистартуда, өмәләрдә хезмәт коллективларын һәм мәктәп укучыларын да җәлеп итү бурычы куелды.

Моннан тыш, икеайлык барышында һәм өмәләр вакытында, “Чистый город” җәмгыятенә чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгаруны оештыру һәм вакытында транспорт белән тәэмин итү бурычы йөкләнә.

Икеайлык барышында комиссия торак пунктларга чисталык рейдларына ешрак чыгачак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән санитар-экологик икеайлык