Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында алдагы бәйрәмнәрдә уяулыкны тәэмин итү турында сөйләштеләр

Россия көне, Сабан туйлары, Казанда да узачак футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан, алар үткән вакытта да саклык чаралары күрү, гадәттән тыш хәлләрне алдан ук кисәтү мөһим.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы шушы мәсьәләгә багышланды. Бу чаралар вакытында уяулыкны көчәйтергә, барын да тикшерергә, контрольдә тотарга, чаралар планы эшләргә кирәк. Халык күп җыела, бәйрәмнәр уза торган урыннарда бигрәк тә. Җәмәгать кыркынычсызлыгын тәэмин итү полиция, янгынга каршы часть хезмәткәрләренә, авыл җирлекләре Советларына һәм башкарма комитетларына аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Газ, электр, су, телефон челтәрләре гел төзек булырга тиеш. Үзәк больница андый-мондый хәлләргә әзер булсын.

Оешмаларда дежур торуны оештыру, халыкка барын да аңлату, инструктажлар үткәрү, чит-ят кешеләргә, транспорт чараларына, предметларга игътибар юнәлтү террорчылык һәм экстремизм гамәлләрен кисәтергә булышачак.

-Монда вак-төяк юк, бу мәсьәләләрне гадиләштермик, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. -Барын да алдан күрик, әлегә моңа вакыт бар.

Утырышта яшьләрне патриотик тәрбияләү турында да сүз барды. Бу өлкәдә конкрет, махсус программалар эшләү, булганнарын гамәлгә ашыру сорала. Башкарылганнарны күрсәтә дә белик. Яшьләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырылырга тиеш.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев