Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында 21 литр алкоголь законсыз әйләнештән алынган

Быелның узган биш аенда (гыйнвар-май) районда җан башына кибетләрдән уртача 3,9 литр (былтыр - 4) алкоголь продукциясе сатканнар.

Күршеләр белән чагыштырсак,  Аксубай районында бу күрсәткеч кимрәк – 2,69 литр,  ә Әлмәттә исә - 6,5, Яңа Чишмәдә – 5,5, Нурлат районында 4,6 литр. Республика буенча уртача – 5,77 литр.

Районның сәүдә нокталарыннан  биш айда барлыгы 7,4 мең декалитр  алкогольле эчемлек сатылган, ягъни былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 4 процентка кимрәк.

-Алкоголь продукциясен сату өлкәсендә 9 закон бозу очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучыларга биш айда 18 мең сум күләмендә штраф салдылар, 21 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынды, - ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгече Эльвира Галәүтдинова.

“Халык контроле” системасына безнең районнан алкоголь продукциясен законсыз сатуга кагылышлы ике хәбәр җибәрелгән. Хәзер әлеге фактларның хаклылыгын тикшерәләр. Исегезгә төшерәбез, андый хәбәр бирүчеләрне акчалата бүләкләү каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X