Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районының “Ел укытучысы“н сәяхәткә юллама белән бүләкләделәр

Чирмешән лицееның инглиз теле укытучысы Розалия Җамалтдинова - "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең район этабы җиңүчесе. Розалия Җамалтдинованың педагогик стажы 13 ел, шулай да аның мондый ярышта әле беренче генә катнашуы. Бүген ул иң зур бүләккә - 10 мең сумлык сертификат һәм Идел буенча теплоходта сәяхәткә юлламага ия булды. Бәркәтә...

Чирмешән лицееның инглиз теле укытучысы Розалия Җамалтдинова - "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең район этабы җиңүчесе.

Розалия Җамалтдинованың педагогик стажы 13 ел, шулай да аның мондый ярышта әле беренче генә катнашуы. Бүген ул иң зур бүләккә - 10 мең сумлык сертификат һәм Идел буенча теплоходта сәяхәткә юлламага ия булды.
Бәркәтә урта мәктәбенең математика укытучысы Кадрия Шәмсетдинова бәйгедә икенче урында. Беренче Чирмешән мәктәбенең инглиз теле укытучысы Людмила Мәсәлимова "Педагогик дебют" номинациясендә җиңүче.
Әлеге җиңүчеләр Яр Чаллы шәһәрендә узачак зона этабында район данын яклаячак.
-Бәйгедә катнашкан 22 көндәшем дә бик көчле иде. Җиңүче булырмын дип уйламасам да үз тәҗрибәмә ышандым, шуның өчен көчемне сынап карарга булдым да инде, - ди Розалия Илтөзәр кызы. -Әле алда безне зур сынаулар көтә, зона ярышларында да район йөзенә кызыллык китермисе иде.
Сарман районы кызы Розалия Җамалтдинова хезмәт юлын Чирмешән лицеенда башлап җибәрә, 2-10 класс укучыларын инглиз теле серләренә өйрәтә, балаларны һәм үз фәнен бик ярата. Аның финалда күрсәткән мастер-классы да бик кызыклы иде.
"Ел укытучысы - 2017" бәйгесендә район мәктәпләренең 22 укытучысы көч сынашкан, шуларның тугызысы финалга узган. Һәр укытучы үз фәне буенча күрсәткән мастер-классларга жюри бәя бирде һәм бишесе призлы урыннарга чыкты. Иске Элмәле мәктәбенең физика укытучысы Алена Ванюшина - "Иң яхшы дәрес", Лашман мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Зөлфия Гыйниятуллина "Башлангыч класс укытучысы" номинациясендә җиңүче булдылар. Дүрт номинант та 5 меңәр сумлык сертификатка ия булдылар.
Икенче урын иясе Кадрия Мәсхүт кызы, инде икенче ел Әлмәт районының Кләмәнтәй авылыннан килеп, Бәркәтә укучыларына математика укыта. 27 ел стажлы укытучы моңа кадәр 5 ел Түбән Кәминкә мәктәбендә белем биргән.
Людмила Мәсәлимова мәктәптә әле икенче ел гына. Шулай да яшь мөгаллимә 22 хезмәттәшен узып финалга чыккан һәм монда да сынатмаган.
Конкурстан фотолар: www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/12948-v-cheremshane-proshel-konkurs-uchitel-goda-2017.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ел укытучысы