Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районындагы Һәйкәлләр нинди хәлдә?

Яу кырында ятып калган сугышчылар истәлегенә узган гасырның 60нчы елларында куелган һәйкәлләрнең күбесе бүген төзекләндерүне таләп итә. -2008нче елдан башлап, безнең музей һәйкәлләрнең хәлен тикшереп тора, мониторинг үткәрә, - ди туган як тарихын өйрәнү музее директоры Алмаз Закиров. - Узган елның декабрь аенда авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан 43 объектны: 18...

Яу кырында ятып калган сугышчылар истәлегенә узган гасырның 60нчы елларында куелган һәйкәлләрнең күбесе бүген төзекләндерүне таләп итә.

-2008нче елдан башлап, безнең музей һәйкәлләрнең хәлен тикшереп тора, мониторинг үткәрә, - ди туган як тарихын өйрәнү музее директоры Алмаз Закиров. - Узган елның декабрь аенда авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан 43 объектны: 18 һәйкәлне, 6 обелискны, 4 стела, 5 мемориаль тактаны һәм Геройлар Аллеясындагы 10 бюстны тикшереп чыктык. Шунысы сөендерә, һәр авылда диярлек сугышта һәлак булган авылдашларына багышланган истәлекле урын бар. Өч авылда: Казанкада, Утыз Имәндә һәм Яшәүчедә яңа һәйкәлләр төзелә.
Иске Котыш, Иске Кади, Ульяновка, Лашман, Әмир, Иске Үтәмеш, Чирмешән, Мордва Афонькәсе, Лагерка, Югары Кәминкә, Яңа Элмәле һәм башка кайбер авыллардагы һәйкәлләргә вак ремонт һәм территорияләрне төзекләндерү генә кирәк.
Әккәрәй, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Түбән Кармалка, Шешминка, Урманасты Үтәмеш, Иске Элмәле, Түбән һәм Югары Чегодай, Иске Сережкино, Туймәт, Чумачка авылларындагы һәйкәлләрне начар хәлдә дип була һәм монда инде косметик ремонт белән генә котылып булмас.
Кызганычка каршы, Андреевка һәм Югары Кармалка авылларындагы һәйкәлләр, гомумән, ташландык хәлдә.
Болардан тыш, дүрт авылда ( Шешминкада, Кармышта, Мордва Афонькәсендә, Чирмешәндә) Советлар Союзы Геройларына мемориаль такталар бар. Аларны да тәртипкә китерү сорала.
-Төзекләндерү эшләрен бүгеннән башларга кирәк. Һәйкәл территорияләрен чүп - чардан арындырырга. Бөек Җиңү бәйрәменә санаулы көннәр калды, шуңа күрә ремонт эшләрен дә соңгы көннәргә калдырмыйсы иде. Кирәк булса, исемлекләрне дә яңартырга. Һәр авылдагы һәйкәл теркәлгән, аның паспорты булырга тиеш, - ди Алмаз Закиров.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы