Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында яшәүчеләр торак программаларыннан файдаланалар

Быел районда 56 гаилә яңа йорт төзеп, "өй туйлары" уздырган. Инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, аеруча Чирмешәндә, Иске Элмәле, Ульяновка, Иске Кади, Туймәт, Лашман авыл җирлекләрендә шәхси секторда төзелеш актив бара. Кызганычка каршы, Иске Котыш һәм Шешминка авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан авылларда 2015нче елда бер яңа йорт та төзелмәгән. Гомумән...

Быел районда 56 гаилә яңа йорт төзеп, "өй туйлары" уздырган. Инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, аеруча Чирмешәндә, Иске Элмәле, Ульяновка, Иске Кади, Туймәт, Лашман авыл җирлекләрендә шәхси секторда төзелеш актив бара.

Кызганычка каршы, Иске Котыш һәм Шешминка авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан авылларда 2015нче елда бер яңа йорт та төзелмәгән.
Гомумән алганда, район буенча быел, әлегә, 6099,9 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (план - 10000 квадрат метр).
Торак шартларын яхшырту максатыннан районда федераль һәм республика программалары эшли. Әйтик, агымдагы елда районда яшәүче һәм эшләүче 37 гаилә һәм яшь белгеч торак шартларын яхшырту өчен субсидия алган.
Узган елны "2014-2017 елларда һәм 2020 елгы вакытка кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" федераль программасы гамәлгә керде. Авыл җирендәге яшь гаиләләрне, белгечләрне барлык уңайлыклары булган йорт-җир белән тәэмин итү - аның төп максатларының берсе.
Әлеге программа нигезендә яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә һәм гражданнарга, федераль һәм республика бюджеты хисабыннан торак төзү һәм алу өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә.
-"Гражданнар" категориясенә 35 яшьтән өлкәнрәкләр, ә яшь "гаилә"гә бер яки аннан да күбрәк баласы булган 35 яшькә кадәрге тулы һәм тулы булмаганҮ социаль өлкәдә яисә авыл хуҗалыгында эшләүче гаиләләр керә, -ди район башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсина. - Субсидия күләме гаилә әгъзаларының санына карап бирелә. Программа стандартлары буенча, ялгыз яшәүче кешегә 33 кв. м торак, ике кешедән торган гаиләгә 42 кв.м һәм һәр өстәлгән кешесенә 18 кв.м туры килергә тиеш. Торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр һәм, билгеле, әлеге категорияләргә туры килүчеләр безгә мөрәҗәгать итә алалар.
Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә һәм гражданнарга торак төзүдә ярдәм итүче республика программалары нигезендә, 2006 елдан башлап, район халкы 121 миллион 910 мең сум субсидия алган.
"Ветераннарга - торак" программасы нигезендә районда 36 шәхси һәм бер күпквартиралы йорт салынды.
Район үзәгендә тагын бер яңа күпквартиралы йорт төзи башладылар. Биредә торакны арендага бирәчәкләр. 144 кеше чиратка язылып куйган да инде.
"Ятимнәргә - торак" программасы кысаларында Чирмешәндә бер катлы аерым дүрт йорт төзелә. Аларның икесе әзер дә диярлек.
Шулай ук аерым программа нигезендә, аны республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы финанслый, Күтәмәдә, Югары Кәминкәдә, Чирмешәндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре өчен аерым торак төзү планлаштырыла.
Торак төзелеше буенча сораулар булса, муниципаль район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә яисә 2-23-69 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы торак төзелеше