Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында лотерея билетлары уйнатыла

Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә яшәүче балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итү матур традициягә әйләнде. Быел да шундый балаларга матди ярдәм күрсәтү максатында район оешмаларында эшләүчеләр арасында лотерея билетлары уйнатыла. Инде 7 мең сумлык билетлар сатылган да. Бу эштә туган як тарихы музее, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе, район...

Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә яшәүче балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итү матур традициягә әйләнде. Быел да шундый балаларга матди ярдәм күрсәтү максатында район оешмаларында эшләүчеләр арасында лотерея билетлары уйнатыла.

Инде 7 мең сумлык билетлар сатылган да. Бу эштә туган як тарихы музее, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе, район мәдәният йорты, энерготехсервис, район мәшгульлек үзәге, физкультура-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре үз өлешләрен керткәннәр - билетлар сатып алганнар.
Әле ярдәм тагын булыр, башка оешмалар да бу акциядән читтә калмас. Лотерея билетлары август ахырында уйнатылачак.
Районда опекага һәм тәрбиягә алынган гаиләләрдә 72 ятим бала тәрбияләнә. Райондагы җәмгыятьләр һәм оешмалар да бу балаларның язмышына битараф түгел. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында алар әлеге гаиләләргә акчалата булышалар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы лотерея Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!