Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында җил көчәя, кар ява

Республикада дүшәмбедә һава торышы нык бозылды, шул сәбәпле "Буран" планы игълан ителде. Кайбер районнарда секундына 25-30 метрга кадәр тизлектә көчле җил исә. Күршеләрдә - Аксубай районында кичә кайбер өйләрнең, биналарның түбәләренә зыян килгән. Электр утсыз калучылар бар. Мондый хәл әле тагын берничә көн дәвам итәргә мөмкин. Безнең районда да җилнең...

Республикада дүшәмбедә һава торышы нык бозылды, шул сәбәпле "Буран" планы игълан ителде. Кайбер районнарда секундына 25-30 метрга кадәр тизлектә көчле җил исә.

Күршеләрдә - Аксубай районында кичә кайбер өйләрнең, биналарның түбәләренә зыян килгән. Электр утсыз калучылар бар.
Мондый хәл әле тагын берничә көн дәвам итәргә мөмкин. Безнең районда да җилнең нык көчәюе, юеш кар яву ихтимал.
Шуңа күрә хезмәт күрсәтүче оешмаларга тәүлек әйләнәсе кизү торуны оештыру, гадәттән тыш хәлләргә әзер тору мөһим. Юлчылар, электрчылар, коммуналь, элемтә, газ, медицина, полиция, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә аеруча уяу булырга кирәк. Җил һәрвакыт йомшак урынны эзли.
Әгәр һава торышы җайланмаса, бу көннәрдә мәдәни-күңел ачу, спорт чараларын кичектереп тору, хәтта мәктәпләрдә укыту - тәрбия процессын туктату да - саклык, куркынычсызлык чарасы. Бик кирәк булмаганда, райондашларыбыз ерак юлларга чыкмасыннар иде.
Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында, һава торышына бәйле рәвештә, һәр муниципаль районда килеп туган хәлгә карап, конкрет чаралар күрелергә тиешлеге әйтелде.
-Узган тәүлек тыныч үтте, табигать көйсезлеге зыян салмады,- ди Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров. - Төрле хезмәтләр тәүлек әйләнәсе кизү торалар. Алдагы берничә көндә дә уяу булырга кирәк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Аксубай электричество операция Буран