Чирмешәндә ел башында ике мунча янган
Январь каникуллары ахырында районда ике мунча янган. Аның берсендә ут мич морҗасыннан, икенчесендә электр үткәргечләреннән чыккан дип фаразлыйлар.
Шулай итеп, быел тәүге тапкыр янгын сүндерү машиналарын 10 январь көнне кузгатырга туры килә: Яңа Элмәледә төнге икеләр тирәсендә берәүләрнең мунчасына ут каба. Нәтиҗәдә, әлеге корылманың түбәсе, түшәме янган, мунчаның эчке ягына...