Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында быел коррупциячел характердагы 47 закон бозу очрагы ачыкланган

Район прокуратурасы агымдагы ел башыннан коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә 47 закон бозу очрагын ачыклады, 8 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Коррупцион җинаятьләр нәтиҗәсендә дәүләт һәм җирле хакимият органнарының нормаль эшчәнлеге бозыла, хакимиятнең авторитеты төшә, гражданнарга һәм оешмаларга матди зыян килә, аларның хокуклары, законлы мәнфәгатьләре кысыла, гомумән, җәмгыятькә һәм дәүләткә карата хилафлык...

Район прокуратурасы агымдагы ел башыннан коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә 47 закон бозу очрагын ачыклады, 8 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.


Коррупцион җинаятьләр нәтиҗәсендә дәүләт һәм җирле хакимият органнарының нормаль эшчәнлеге бозыла, хакимиятнең авторитеты төшә, гражданнарга һәм оешмаларга матди зыян килә, аларның хокуклары, законлы мәнфәгатьләре кысыла, гомумән, җәмгыятькә һәм дәүләткә карата хилафлык кылына.

Күпчелек халыкның яшәү дәрәҗәсе түбән булган шартларда, нәкъ менә җәмгыятьне үстерергә, аны алга җибәрергә тиешле җаваплы затларның коррупцион җинаятьләр кылуы тагын да аяныч.

Соңгы елларда илебездә коррупциягә каршы көрәш җанланды. Республика прокуратурасы, федераль законнарның үтәлешендә коррупцион элемтәләрне ачыклау максатында, дәүләт һәм муниципаль хезмәт башкару, икътисад, рөхсәт итү процедуралары өлкәсендә, озак сроклы дәүләт программаларын һәм проектларын финанслауда бюджет средстволарын законлы куллану да, җир участокларын бүлеп бирүдә дәүләт һәм җирле үзидарә хакимиятенең норматив-хокукый актларының законлылыгын тикшерә. Шулай ук ул дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен урманнардан файдалану, төзелеш өлкәсендә сату-алу аукционнарының һәм конкурсларының нәтиҗәләренең законнарга туры килүен контрольлек итә.

Районда коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачыклау һәм Коррупциягә каршы милли план чараларын тормышка ашыру барышын тикшерү буенча ведомствоара эшче төркем эшли.

Шуны онытмау зарур - коррупцион характердагы закон бозган өчен, физик затлар, законнар нигезендә, җинаять, административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тартыла.

Коррупцион юнәлештәге закон бозулар, җинаятьләр хакында прокуратурага хәбәр итәргә мөмкин (тел. 2-57-70).

Юрий Иванов,

район прокуроры урынбасары,

кече юстиция киңәшчесе.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында быел ачыкланган 47 нарушений 47 характердагы коррупциячел

2
X