Чирмешән районында быел коррупциячел характердагы 47 закон бозу очрагы ачыкланган
Район прокуратурасы агымдагы ел башыннан коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә 47 закон бозу очрагын ачыклады, 8 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Коррупцион җинаятьләр нәтиҗәсендә дәүләт һәм җирле хакимият органнарының нормаль эшчәнлеге бозыла, хакимиятнең авторитеты төшә, гражданнарга һәм оешмаларга матди зыян килә, аларның хокуклары, законлы мәнфәгатьләре кысыла, гомумән, җәмгыятькә һәм дәүләткә карата хилафлык...