Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында барлык мәктәпләр дә 1 сентябрьгә әзер булырга тиеш

Мәктәпләрне тикшерү - кабул итү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне 1 сентябрьгә кадәр бетерергә. Республика гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең видеоконференция режимында үткән утырышында мәгариф хезмәткәрләренә шундый бурыч куелды. Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүдә вак-төякләр юк. Иң мөһиме - балаларның иминлеген тәэмин итәргә, укыту һәм тәрбия бирү өчен барлык шартларны да булдырырга....

Мәктәпләрне тикшерү - кабул итү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне 1 сентябрьгә кадәр бетерергә.

Республика гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең видеоконференция режимында үткән утырышында мәгариф хезмәткәрләренә шундый бурыч куелды.
Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүдә вак-төякләр юк. Иң мөһиме - балаларның иминлеген тәэмин итәргә, укыту һәм тәрбия бирү өчен барлык шартларны да булдырырга. Электр үткәргечләрнең, янгын сигнализациясенең, янгын сүндерү чараларының төзеклеген тагын бер кат тикшерергә, эвакуацияләү юлларының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүен тәэмин итәргә. Гомумбелем бирү учреждениеләренең санитария-эпидемиология ягыннан имин булуы да даими игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында сүз балаларның суда куркынычсызлыгын тәэмин итү турында да барды. Быел республикада суда коенганда 81 кеше һәлак булган, шуларның 12се - балалар. Безнең районда, бәхеткә, андый очраклар булмады, ләкин бу тынычлап калырга ярый дигән сүз түгел. Балаларның суда батып үлүенә төп сәбәпләр - рөхсәт ителмәгән урыннарда коену, өлкәннәр тарафыннан күзәтү булмау, балаларның йөзә белмәве. Шуңа күрә мәктәпләрдә балаларны йөзәргә, суда үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәтергә кирәк. Моның өчен бассейннардан файдалану зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәктәпләр 1 сентябрь