Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында 4 кеше ана хокукыннан мәхрүм ителгән

Агымдагы елның 11 аенда районда яшүсмерләр тарафыннан 9 җинаять кылынган. -Җинаятьләрнең җидесе - урлашу, берсе - талау, берсе - сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу белән бәйле. Алтысы безнең районда яшәүче яшүсмерләр тарафыннан эшләнсә, өч җинаятьче Бөгелмә һәм Аксубай районнарыннан, - ди "Чирмешән" муниципальара полиция бүлекчәсе начальнигы Фаяс Минһаҗев. - Бу яшүсмерләр...

Агымдагы елның 11 аенда районда яшүсмерләр тарафыннан 9 җинаять кылынган.

-Җинаятьләрнең җидесе - урлашу, берсе - талау, берсе - сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу белән бәйле. Алтысы безнең районда яшәүче яшүсмерләр тарафыннан эшләнсә, өч җинаятьче Бөгелмә һәм Аксубай районнарыннан, - ди "Чирмешән" муниципальара полиция бүлекчәсе начальнигы Фаяс Минһаҗев. - Бу яшүсмерләр белән тиешенчә профилактик эш алып бармау нәтиҗәсе. Чөнки араларында берничә кат җинаять кылучылар да бар.
Яшүсмерләрнең җинаять юлына басуының төп сәбәбе - ата-аналарның бала тәрбияләүдән читләшүе, контроль җитешмәү, төп бурычлары булган - бала тәрбияләүне укытучыларга, тәрбиячеләргә аударып калдыру.
Хокук бозуларны һәм җинаятьләрне булдырмау, кисәтү максатында полиция хезмәткәрләре кичке сәгатьләрдә 11 айда 59 рейд үткәргән. Шул вакытта комендант сәгатендә ата-анасыннан башка җәмәгать урынында йөргән 27 яшүсмер тоткарланган һәм аларның әти-әниләренә беркетмә тутырылып, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тикшерүенә җибәрелгән.
Яшүсмерләр арасында эчкечелек һәм алкоголизмның үсүе дә уйланырга җирлек булып тора. Быел кылынган җинаятьләрнең икесендә яшүсмерләр салмыш хәлдә булган. 2015 елда аек булмаган һәм сыра эчкән өчен 13 яшүсмер административ җаваплылыкка тартылган (үткән елның шул чорында -9).
-Балалар тарафыннан кылынган җинаятьләрне киметү максатында безгә ата-аналар, педагоглар, тәрбиячеләр белән килешеп эшләргә кирәк, - ди Фаяс Фәтхи улы. - Хокук бозучы яшүсмерләрнең күпчелеге уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Шуның өчен мондый гаиләләргә игътибарны арттырырга кирәк. Полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсендә 14 уңышсыз гаилә исәптә тора (аларда 28 бала үсә). 11 айда 4 ата-ана ана хокукыннан мәхрүм ителгән, тагын ике анага карата документлар тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция хокук бозуларны профилактикалау