Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында 14 мәктәп автобусы маршрутка чыкты

Яңа уку елында районда 14 мәктәп автобусы 23 маршрут буенча 12 база мәктәбенә 35 авылдан 260 укучы йөртәчәк. -Уку елы башланганчы барлык автобуслар да техник карау узды, җитди җитешсезлекләр ачыкланмады, булган кимчелекләр бетерелде, - ди Чирмешән АТП җитәкчесе Илдус Хәлимов. - Билгеләре, язулары яңартылды, косметик ремонт үткәрелде, ГЛОНАСС навигация системалары...

Яңа уку елында районда 14 мәктәп автобусы 23 маршрут буенча 12 база мәктәбенә 35 авылдан 260 укучы йөртәчәк.

-Уку елы башланганчы барлык автобуслар да техник карау узды, җитди җитешсезлекләр ачыкланмады, булган кимчелекләр бетерелде, - ди Чирмешән АТП җитәкчесе Илдус Хәлимов. - Билгеләре, язулары яңартылды, косметик ремонт үткәрелде, ГЛОНАСС навигация системалары тикшерелде. Автобус паркы даими төстә яңа машиналар белән тулылана. Былтыр бирелгән яңа автобус быел Бәркәтәгә бирелде. Якын арада тагын бер яңа "Форд Транзит" кайтырга тиеш. Аны Иске Кади мәктәбенә бирергә ниятлибез, чөнки монда 2007нче елгы автобусны алмаштырырга кирәк. Яңа техника заман таләпләренә җавап бирә. Автобус йөртүчеләре тәҗрибәле, җаваплы кешеләр. Шулай да аларны көн саен шәфкать туташы тикшереп юлга чыгара. Салонда балаларны озатып баручы да була. Автобус билгеләнгән маршрут буенча гына барырга һәм балаларны махсус билгеләнгән урыннарда гына утыртырга тиеш. Чит кешене утыртырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәктәп автобусы