Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районына республиканың парламент җитәкчесе килде

Чирмешән районында терлекләрнең баш санын арттыру зарур, бигрәк тә сөтчелек тармагы нык аксый. Республика җитәкчелеген соңгы елларда шикәр чөгендере игүне киметүебез дә борчый икән. Районыбызга эш визиты белән килгән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чирмешәнлеләргә шундыйрак дәгъвалары бар. Чирмешән муниципаль район Советының чираттагы утырышына парламент җитәкчесе бераз гына...

Чирмешән районында терлекләрнең баш санын арттыру зарур, бигрәк тә сөтчелек тармагы нык аксый. Республика җитәкчелеген соңгы елларда шикәр чөгендере игүне киметүебез дә борчый икән. Районыбызга эш визиты белән килгән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чирмешәнлеләргә шундыйрак дәгъвалары бар.

Чирмешән муниципаль район Советының чираттагы утырышына парламент җитәкчесе бераз гына тоткарланып килде. Баксаң, иртән Казаннан вертолет белән кузгалган җитәкченең очкычын, томан аркасында Чистайда утыртырга мәҗбүр булганнар. Фәрит Хәйрулла улы Чирмешәнгә юлын машинада дәвам иткән. Шулай да ул сессия утырышында чыгыш ясаган район җитәкчесенең отчет докладын тыңларга килеп өлгерде.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин районның 2014нче елдагы социаль - икътисади үсеше йомгаклары һәм 2015нче елга бурычлар турында отчет докладында билгеләп үткәнчә, былтыр безнең район территориясендә 1 миллион 333 мең тонна нефть чыгарылган. Бу эш белән тугыз нефть компаниясе шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, районда халыкның тормыш - көнкүреш дәрәҗәсе, мәшгульлеге, бюджетның керем өлеше, программалар үтәлеше менә шушы нефть табучы предприятиеләр эшчәнлегенә бәйле.
Авыл хуҗалыгы район икътисадында аерым урын били. Бу тармакта 450ләп кеше эшли. Кайбер уңай нәтиҗәләргә карамастан, үсемлекчелектә чишеләсе проблемалар бар әле. Күпьеллык үләннәрнең 74 проценты картайган, бөртекле һәм бөртекле - кузаклылар орлыкларының 59 проценты массакүләм репродукцияле генә.
Терлекчелектә дә хәлләр мактанырлык түгел. Әлеге тармакка туберкулез чире нык зыян салды. Инде аннан котылып барабыз бугай. Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян - фермер хуҗалыкларының финанс хәле бик начар. Ел башына аларның кредиторлык бурычлары 500 миллион сумнан артып киткән. Бу тармакка инвесторларны җәлеп итү - авыр хәлдән чыгуның бер юлы. Мондый шартларда, табигый ки, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның роле нык үсә, алар авылда яшәүчеләрнең өстәмә керем алу чыганагы.
Докладчы әйтеп узганча, терлекләрнең баш санын арттыру - төп бурыч. Аларны тулысынча саклап калу, сыерларның барысын да ясалма орлыкландыру мөһим.
2014нче елда төзелеш, төзекләндерү эшләренә байтак ресурслар җәлеп ителгән. 10 километр арада, 30 миллион сумга юллар ремонтланган һәм үзгәртеп корылган. Барысы 10 мең 342 квадрат метр мәйданда 96 торак йорт файдалануга тапшырылган.
Быел, төрле программалар буенча, районда 450 миллион сумлык эш башкару планлаштырыла.
Узган елда районда 268 бала туган, 117 пар гаилә корган (шул ук вакытта 40 пар аерылган).
Фердинат Дәүләтшин районда кече эшкуарлыкны үстерү, балаларга белем бирүдә яңа формаларны эзләү, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, эш урыннарын саклап калу, ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтү, граҗданнар белән конкрет эшләү кирәклеген дә әйтте.
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын, район оешуның 85 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Көзен Татарстан Республикасы Президентын, җирле власть органнарына депутатлар сайлаячакбыз. Мондый вакыйгалар безне тагын да нык берләштерсен иде. Киләчәктә районыбызны янә алдынгылар рәтендә күрәсе килә. Ә бу, сүз дә юк, барыбыздан да кичәгедән яхшырак эшләүне сорый.
Әлеге отчет доклады буенча фикер алышуларда Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов, "Чирмешән АГРО" җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеровлар катнашып, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Лашманда төрле сәбәпләр аркасында пай җирләре бүлгәндә өлешсез калучылар бар икән. Андыйларга җир бирергә мөмкинлек бар, тик әлеге процедураны башкару юллары закон тарафыннан аныкланмаган. Шушы проблеманы хәл итәсе бар.
Ә "Чирмешән АГРО" җәмгыяте җитәкчесен үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәясенең түбән булуы, ә ягулыкның, запас частьларның, техникаларның, киресенчә, кыйммәтләнә баруы борчый. Алда исә язгы чәчү мәшәкатьләре.
Фикер алышулардан соң сүз алган Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен 15 миллиард сум акча таләп ителә. Җитәкчелек шушы мәсьәләне хәл итү юлларын эзли икән.
-Чирмешән районының авыл хуҗалыгы тармагындагы саннар сөендерми, - диде Дәүләт Советы рәисе. - Сөтчелектә 45 район арасында иң арттагы урыннарны билисез. Дөрес, терлекләрнең баш санын бераз гына ишәйтә алгансыз.Сыер тотучы шәхси хуҗалыклар да бар. Чирмешән халкы тырыш ул, бу яктан уңышларыгыз артыр дип өметләнәм. Мал асраучы шәхси хуҗалыкларга республика да булышуын дәвам итәчәк. Шикәр чөгендере үстерү буенча тәҗрибәгез күп, сездән заводлар да ерак түгел. Тик бу культураны игүне нык киметтегез.
Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпләрдә укыту сыйфатын күтәрүгә игътибарны арттыру мөһимлегенә дә аерым басым ясады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, ТАССР оешуның 95 еллыгы, Президент сайлаулары - бу мәшәкатьләрне башкарып чыгасы бар. Чирмешән районы - күп кенә данлыклы шәхесләрнең туган төбәге. Алда торган бурычларын җиренә җиткереп эшли алырдай, эш сөючән халык яши сезнең районда дип чыгыш ахырында тагын күңелебезне күтәрде парламент җитәкчесе.Утырыш азагында Фәрит Мөхәммәтшин кайбер райондашлырыбызга бүләкләр дә тапшырды.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Кәүсәр кызы Закировага "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде. Азык-төлек продукциясе житештерү технологиясен камилләштерүгә өлеш керткәне һәм халыкка югары культуралы хезмәт күрсәтүдәге уңышлары өчен " Чирмешән гомумтуклану предприятиесе" җәмгыяте директоры Мамүрә Галимҗан кызы Гафиева "Татарстан Республикасы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем иясе булды. "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте слесаре Анатолий Павлович Разуков "Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре" исеменә лаек.
Бу чарада Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Габбас улы Фәттаховка һәм "Якимова Ю.Г." крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Юлия Георгиевна Якимовага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. "Татнефтедор" җәмгыятенең Чирмешән автомобиль юллары идарәсе машина йөртүчесе Алексей Павлович Егоровны һәм районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Римма Фазыйл кызы Сабитованы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Минсәгыйр улы Миншинга һәм Түбән Кармалка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Николаевна Бочкаревага Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы, ә Иске Элмәле авылы мәдәният йорты директоры Вера Николаевна Захаровага әлеге Советның Рәхмәт хатын тапшырды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан республика парламенты