Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы авылларында Сабантуй кайчан була?

Быел Чирмешәндә Сабантуйны 16 июньдә бәйрәм итсәләр, якшәмбе көнне, 17 июньдә бәйрәм районыбызның күпчелек авылларында булачак. Ә сездә Сабантуй үтәчәкме?

Рәфхать Фәттахов, Лашман авыл җирлеге башлыгы:- Бездә Сабантуй 17 июньдә Әмир урманында –Имәнлектә була. Гадәттәгечә, ул иртәнге сәгать 10да башланырга тиеш. Быел бәйрәмгә халкыбызның күңелен ачарга татар эстрадасының танылган җырчысы Илсафның да килүе көтелә. 7 июль көнне райондашларыбызны Әмиргә, “Авыл көне”нә чакырабыз. Анда да башкала артистлары чыгыш ясаячак.

Гөлфәния Гайнанова, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы: - Халык белән киңәшләштек тә, быел да Бәркәтәдә “Авыл көне” үткәрергә сөйләштек. Ул 23 июньдә сәгать 11дә Сабантуй мәйданында башланачак. Бәйрәмгә Ирек Зарипов төркемен чакырдык.

Айдар Кәримов, Туймәт авыл җирлеге башлыгы:- Сабантуйга әзерлек эшләрен башладык. Аны 17 июньдә үткәрергә планлаштырдык. Читтән артистлар чакырмыйбыз, мәйданда үзебезнең үзешчәннәр чыгыш ясаячак. Бәйрәм иртәнге сәгать 11дә башланып китә.

Рәдиф Халиков, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы:-Быел Сабан туен 17 июньдә Түбән Кәминкәдә оештырабыз. Бәйрәм үткәрә торган урыны билгеле- буа артындагы мәйданда. Кунакларны сәгать 10га чакырабыз. Безнең Сабантуйга рәхим итегез!

Марат Миншин, Кармыш авыл җирлеге башлыгы:-Милли бәйрәмебез 17 июньдә мәктәп стадионында узачак, ул сәгать 10да башлана. Читтән артистлар чакырмыйбыз, концертта авыл үзешчәннәре катнашачак.

Мингәрәй Әминов, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы: -17 июньдә безнең авыл җирлегендә дә Сабантуй узачак, аны сәгать 10да башларга планлаштырабыз. Бәйрәмне авылдашлар ярдәме белән оештырабыз.

Илназ Мөхетдинов, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы:-"Авыл көне" 15 июньдә була, сәгать 12да башлана. Программа кысаларында спорт ярышлары һәм уеннар планлаштырылган. Казаннан да җырчылар чакырабыз.

Рәфис Мингулов, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы:-Бәйрәм ике авылда да: Иске Үтәмештә һәм Урманасты Үтәмештә бер көнне -17 июньдә була. Иске Үтәмештә көндезге сәгать 11дә, Урманасты Үтәмештә төштән соң сәгать икеләр тирәсендә башларбыз дип торабыз.

Кирам Гыйләҗев, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы:-“Ильхан” җәмгыяте җитәкчелеге белән сөйләштек, авыл җирлегендә Сабантуйны 17 июньдә үткәрергә ниятләп торабыз. Ул иртәнге сәгать 10да башланачак.

Район үзәгендә Сабантуй мәйданында 15 июньдә кичке Сабантуй була, ул 15 сәгатьтә башлана. 16 сәгатьтә яшьләр арасында иң көчле көрәшчеләрне билгеләячәкләр. Концерт кичке алтыда башлана. Райондашларыбыз, бәйрәм кунаклары башкала артистлары Алсу Фаракшина, Артур Салихов, Мөнир Рахмаев һәм үзебезнекеләр: Гөлназ Гатина, Ләйсән Галләмова, Айнур Галләмов, Рания Минһаҗева чыгышларын тыңлый алачак. 16 июньдә, шимбә көнне сәхнәдә Альбина Апанаева, Гөлназ Сираева, Римма Никитина да чыгыш ясар дип көтелә. Тагын бер яңалык, быел Сабантуй мәйданында ике сәхнә була. Үзәк сәхнәдә, нигездә, Казан артистлары җырласалар, Сабантуй мәйданына керү капкасы тирәсендә урнашкан кече сәхнәдә җирле артистларның чыгышларын карыйбыз.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев