Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән район Советы дефицитсыз бюджет кабул итте

Муниципаль район Советы Уставына, алты статьяга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Советның чираттагы утызынчы утырышында депутатлар бу хакта карар кабул иттеләр. Хәзер Уставның яңа редакциядәге положениеләренә закон тәртибендә дәүләт теркәлүе уздырылачак. Чирмешән муниципаль районының 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджеты да билгеле, утырышта моны карар белән расладылар....

Муниципаль район Советы Уставына, алты статьяга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Советның чираттагы утызынчы утырышында депутатлар бу хакта карар кабул иттеләр. Хәзер Уставның яңа редакциядәге положениеләренә закон тәртибендә дәүләт теркәлүе уздырылачак.

Чирмешән муниципаль районының 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджеты да билгеле, утырышта моны карар белән расладылар. Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин казна акчасының нинди максатларга тотылачагы хакында чыгыш ясады. Киләсе елга бюджетның керем һәм чыгымнары тәңгәл килә - 583 миллион 581 мең сумның зур өлеше, 81 проценты социаль юнәлешле. Билгеле, акчасын кулланганчы, бюджетны тулыландырасы, салымнар җыясы да бар. Район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, 2018 елда өстәмә салымнар күп керер дияргә нигез, ышаныч аз, средстволарны сак, конкрет максатларга гына тотарга бурычлыбыз.

Районның контроль-хисап палатасы рәисе Рамил Әхмәдуллин, Советның икътисади сәясәт һәм бюджет буенча даими комиссиясе рәисе, депутат Әбүзәр Мортазин, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы, депутат Рәдиф Халиков бу мәсьәләне тикшерүдә катнашып, бюджет проектына карата фикерләрен белдерделәр.

Районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова мәгълүмат бирде. Бу өлкәдә районда хәл стабиль, төрле милләт вәкилләре дус, аңлашып яши. Гореф-гадәтләрне, йолаларны, мәдәниятебезне, телләрне саклау, яклау, үстерү өчен күп кенә чаралар үтә. Дин әһелләре дә актив. Киләчәктә дә бу өлкәдә конкрет эш алып бару мөһим. Миграция сәясәтенә дә даими игътибар кирәк. Депутатлар әлеге мәсьәлә уңаеннан да карар чыгардылар.

Утыршта кече һәм урта эшкуарлык субъектларына муниципаль милек бирү, муниципаль милекне хосусыйлаштыру, җирле әһәмиятле мәсьәләләрне чишүгә бюджеттан ассигнованиеләр бирү турында мөрәҗәгатьләрне карау хакында да фикер алыштылар, алар буенча аерым-аерым карарлар кабул иттеләр. Муниципаль район Советының 2018 елга эш планы да хупланды.

Чирмешәндә җәмәгать мунчасына кагылышлы мәсьәлә буенча депутат Җәлил Мөхәммәтшинның запросы уңаеннан район Советының юридик бүлек начальнигы Татьяна Рунова аңлатма - мәгълүмат җиткерде. Җәмәгать мунчасы хәзер башка хуҗада икән, әмма аны закон буенча алган. Әле яңа урында, хәзерләүләр конторасы складының бер башында, ремонт үткәреп, яңа мунча өлгертәләр. Чирмешән өчен ул да җитә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы кабул итте Чирмешән район Советы дефицитсыз бюджет