Бюджет тег белән яңалыклар
-
Чирмешән район Советы дефицитсыз бюджет кабул итте
Муниципаль район Советы Уставына, алты статьяга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Советның чираттагы утызынчы утырышында депутатлар бу хакта карар кабул иттеләр. Хәзер Уставның яңа редакциядәге положениеләренә закон тәртибендә дәүләт теркәлүе уздырылачак. Чирмешән муниципаль районының 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджеты да билгеле, утырышта моны карар белән расладылар....
-
Чирмешәндә парк төзүгә 7 миллион сум акча бүленгән
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы паркта икенче чират төзелеш эшләре башланып китте. "Парклар һәм скверлар төзү"программасы буенча республика бюджетыннан моңа 7 миллион сум акча бүленгән. Биредә халыкка җәй дә, кыш та ял итү өчен уңайлы урын булачак. Балаларга уен мәйданчыгы ясала, алар егыла калса имгәнмәсен өчен, резина аслык җәелә. Ике...
-
Чирмешән районы бюджетында аеруча авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә булышу өчен дә акча табылган
Кармышта һәм Утыз Имәндә фельдшер-акушерлык пунктларын, Чирмешәндә "Укыту-җитештерү хуҗалыгы" җәмгыятенең тулай торагын ремонтларга да бюджеттан акча биреләчәк. Район Советының чираттагы, унынчы утырышында бу хакта карарда да язылды.Моннан тыш, депутатлар ветберләшмә бинасын, Чирмешәндә янгын депосын, Күтәмәдә һәм Ульяновкада полиция участок уполномоченныйлары йортларын ремонтлауга да акча бирергә килештеләр. Шәхси хуҗалыкларда мини-фермалар төзелешенә,...
-
Чирмешән районына яңа автобуслар кайта
Якын арада Чирмешән автотранспорт предприятиесе паркы ун яңа автобус исәбенә ныгырга тиеш. Моңа кирәк акчаның байтагын, 29 миллион сумын, Россия һәм Татарстан бюджетлары биргән. Автобуслар алуга район бюджетыннан да 649 мең сум акча юнәлдерелә (дөрес, анысы да республикадан киләчәк). Район Советының чираттагы, дүртенче утырышында депутатлар бу хакта, акча бүлүне хуплап,...
-
Чирмешән районында хезмәт хакы минимальдән түбән булырга тиеш түгел
Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында айлык минималь хезмәт хакы кимендә 7300 сум итеп билгеләнде. -Агымдагы елның 2 октябреннән оешма-юридик зат, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат булмаган шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы бюджеттан тыш сектор эшчесенең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру түләүләрен дә кертеп)...
-
Әкъдәс Шакиров Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде
Быел муниципаль район бюджетына керемнәр планы үтәлгән дә, казнага 203 миллион сумнан күбрәк акча кергән. Билгеле, керем арткач, аны куллану өчен җирлек бар. Муниципаль район Советының чираттагы икенче утырышында (өченче чакырылыш) депутатлар район бюджетының чыгым өлешен 21 миллион 710 мең сумга күбәйттеләр. Бу хакта карарда язылганча, әлеге сумма төрле максатларга...
-
Киләсе елга укытучыларның һәм медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын киметәләр
Россия хөкүмәте 2016 елда төбәкләрдә эш хакын исәпләү кагыйдәләрен үзгәртү хисабына педагог, медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакларына ассигнованиене тулаем 34,2 миллиард сумга киметергә җыена. Бу хакта РБК хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, бюджет карамагындагыларның хезмәт хакларын күтәрү турындагы май указлары формаль яктан бозылмаячак. Федераль учреждениедәге педагогия хезмәткәрләренең эш хакына бюджет...
-
Бюджет ярдәме бик урынлы
Муниципаль район Советының чираттагы алтмыш дүртенче утырышында, ягъни узган чакырылыштагы соңгы җыелуларында депутатлар муниципаль район бюджетының керем һәм чыгым өлешләрен 18 миллион 56 мең 150 сумга арттырдылар. Әлеге акчалар - физик затлар салымы. Чыгымнар төрле эшләргә юнәлдерелә, шул исәптән Нурлат аграр техникумының район филиалы автодромын капиталь ремонтлауга - 802 мең...
-
Чирмешән районында казна акчасы тиешле максатларга тотылган
Узган, 2014 елда район бюджетына керемнәр планлаган, фаразланган кадәр, барлык чыганаклар буенча да үтәлгән, фактик үтәлеш 179 миллион 821 мең сумга җиткән. Башта расланган фаразлар буенча, бюджетка үз керемнәрдә физик затлар керемнәренә салым өлеше 134 миллион 516 мең сум булган (бу район бюджетында үзебездә җыелган барлык салымнарның 73 процентын тәшкил...
-
халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча йомгаклама
"Чирмешән муниципаль районының 2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлы чорына бюджеты турында" карар проекты буенча халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча йомгаклама 08 декабрь 2014 ел "РФ җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" 06.10.2003 ел, 131 санлы Федераль закон, "Чирмешән муниципаль районының 2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлы чорына бюджет проекты буенча...
-
Күбрәк җыелган, күбрәк тотылган
2011 елда Чирмешән муниципаль районының тупланма бюджетына 113 миллион 879 мең сум салым керемнәре һәм башка түләүләр кергән, еллык план 127 процентка үтәлгән. Район бюджетына 19 керем чыганагыннан иң күбен - физик затлар кеременә салымнар (НДФЛ) тәшкил итә - 90 миллион 692 мең сум, еллык план 123 процентка үтәлгән (2010...