Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы
Хөрмәтле гүзәл затлар!
Яз, мәхәббәт һәм гүзәллек бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас тәбрикләүләрне ирештерәм.
Тормышта бәхет, шатлык, өмет, мәхәббәт кебек иң кыйммәтле төшенчәләр хатын-кыз белән бәйле. Сез дөньяны яктылык, сөю, күңел җылылыгы белән баетасыз, матур гамәлләргә һәм күркәм эшләргә өндисез. Гаилә учагын бәла-казалардан, бәхетсезлекләрдән...