Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән елгасында су 1 метрга күтәрелгән

Соңгы берничә тәүлектә - көндез дә, төнлә дә плюслы температура булганлыктан кырлардан кар сулары күп күп төшкән. Райондагы Чирмешән, Шушма елгалары уртача 1 метрга күтәрелде, дип искәртә районның МЧС белгечләре/

Бу нормаль күрсәткеч икән, ә менә Шушмада су 2-3 метрга күтәрелсә - Бәркәтә, Түбән Кармалка авыллары өчен, Чирмешән елгасы 3-4 метрга күтәрелсә – район үзәге өчен куркыныч: су кайбер урамнардагы өйләргә керергә мөмкин.

-Елгаларда ташу китте, су өсте боздан арынды. Авыл җирлекләре буалардагы суларның торышын даими тикшереп торалар, су артса торбаларны ача төшәләр, - ди райондагы 135нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин. – Кар кырларда гына кимеде, урманнарда ул күп әле, шуның өчен тынычланырга иртәрәк. Гадәттә, безнең күзәтүләр буенча, районда ташуларның “пигы” 15-20 апрельләргә туры килә.

Су басу куркынычы булганда, халыкка әүвәл 01, 2-57-01 телефон номерлары буенча коткаручыларга, аннан авыл җирлеге Советына шалтыратып хәбәр итәргә киңәш итә МЧС хезмәткәрләре. Иң беренче чиратта документларны, мал-туарны куркынычсыз урынга күчерү, газны ябу, электрдан өзү җаен табу зарур һәм иң мөһиме – сабыр булырга, паникага бирелмәскә кирәк, диләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән су күтәрелгән

2
X