Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Былтыр районның шәхси хуҗалыклары сөт сатудан 75,4 миллион сум керем алган

Районда сөт җыючыларны һәм сөт тапшыручыларны бәйрәмгә чакырдылар, кунак иттеләр, бүләкләр тапшырдылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Район мәдәният йортында узган чарага йөзгә якын кеше килде.

-Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт, эшегез ел буе җаваплы, - диде район район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, слет кунакларын сәламләп. -Узган елда райондагы шәхси хуҗалыклар 3798 тонна сөт сатып, 75,4 миллион керем алганнар. Бик зур сумма бу, элеккеге еллардагыдан да шактый, 6,5 процентка күп. Күрсәткечләребезне тагын яхшыртыйк. Сыер, мал асраучыларга республика да нык булыша, мини һәм макро-фермалар төзүчеләргә бик зур ярдәм күрсәтелә, без дә чыгымнарның бер өлешен капларга тырышабыз.

-Гомер бары сыер асрадык, - ди бәйрәмгә Бәркәтәдән килгән Рәйсә апа Гайнанова. -Әле дә ике сыерыбыз бар, берсен, яшьрәген, быел гына алдык. Икесе дә күп сөтле, көненә уртача егермешәр килограмм сөт тапшырабыз – сатабыз.

Сөт акчасын вакытында түлиләр икән. Рәйсә апага мал карашырга улы Фәндәс булыша. Мал азыгын сатып алалар.

-Сыерларны көтүгә кумыйбыз, - ди озакламый сиксән яшен тутырачак, озак еллар колхозда дуңгызлар да караган, сыерлар да сауган ветеран. -Бездә бит болыннар күп, шунда гына чыгарып бәйлибез. Сөткә бәя түбәнрәк инде дә, нишлисең, аны 5-10 тиенгә дә саткан чаклар булды. Элек азыгы да юк иде бит әле.

Әти сугыштан кайтмады, аны хәтерләмим дә. Безне шул сыер яшәткән, ашаткан инде.

Рәхмәт, хезмәтебезне күрә беләләр, бүгенге кебек чарага беренче генә килүем, бик ошады.

Девичья Полянадан Татьяна Аркадьева да кунаклар арасында. Ике сыер асрыйлар, көнгә уртача 20-30 килограмм сөт саталар икән.

-Быел күршеләр белән килешеп, икебезгә бер электр-көтүче алдык, мәшәкатьләребез кимеде, - ди ул. -Менә сөткә бәяне күтәрсеннәр иде дә.

Һәр эштә алдынгылар була. Бүгенге слетта “Иң яхшы сөт тапшыручы“ номинациясендә бернече дәрәҗәдәге Диплом Роза Шәфыйковага (Кара Чишмә) тапшырылды, Айсылу Зәйнуллина (Иске Кади) – икенче, Габбас Хөснуллин (Түбән Кәминкә) – өченче урында.

Тәлгать Могыйзов (Иске Кади) – иң яхшы сөт җыючы. Бу номинациядә Флер Әхмәтҗанов (Кармыш) – икенче, Маргарита Белорусова (Әккәрәй) өченче булдылар.

Солтан Мотыйгуллин (Иске Кади) мөгезле эре терлекне яңарту буенча иң яхшы технолог дип танылды. Кара Чишмәдән Саим Мотыйгуллин – икенче, Рәис Төхвәтуллин (Бәркәтә) – өченче урын ияләре.

“Терлекчелекне үстерү өчен“ номинациясендә урыннар болай бүленде: Илназ Мөхетдинов (Иске Кади авыл җирлеге башлыгы) – беренче, Марат Миншин (Кармыш) – икенче, Рәфис Мингулов (Иске Үтәмеш) – өченче. Әлеге җиңүчеләргә дә Дипломнар һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Слет кунакларын тәмле ризыклар, концерт номерлары белән дә сыйладылар.

Әлеге чарадан күбрәк фотоларны газетаның nashcheremshan.ru сайтында карап була.

Күбрәк фото: Чирмешәндә сөт җыючыларны һәм сөт тапшыручыларны хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев