Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 сентябрьдә Түбән Кәминкә мәктәбендә икеләтә бәйрәм

1 сентябрь көнне Данил Лаптев, Радмил Моталлапов һәм Азат Низамов капиталь ремонттан соң яңарып, матурланып калган Түбән Кәминкә төп мәктәбенә беренче класска укырга килделәр. -Мәктәп бик матур, биредә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Дөрес, бераз эшләр калган әле, әмма якын арада аларны да төгәлләячәкбез, - диде тантанада катнашкан...

1 сентябрь көнне Данил Лаптев, Радмил Моталлапов һәм Азат Низамов капиталь ремонттан соң яңарып, матурланып калган Түбән Кәминкә төп мәктәбенә беренче класска укырга килделәр.

-Мәктәп бик матур, биредә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Дөрес, бераз эшләр калган әле, әмма якын арада аларны да төгәлләячәкбез, - диде тантанада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Сез - безнең киләчәгебез, ныклы белем алып, тормышыгызда зур уңышларга ирешүегезне телим.
Район җитәкчесе мәктәп директоры Әхтәм Мусинга спорт җиһазлары алу өчен 100 мең сумга сертификат та тапшырды.
Тантанага Казаннан ук килгән кунак - ТР Министрлар Кабинетының баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев түбәнкәминкәлеләргә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Белем бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен ирештерде.
Үз чиратында ата - аналар, мәктәп коллективы, балалар бу зур бүләк өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Балалар бакчасын да үз эченә алган мәктәпне ремонтлауга 14 миллион сумга якын акча тотылган. Биредә зур күләмдә эш башкарылган: түбә, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган. Коридорлар, санузел, гардероб, ашханә, барлык кабинетлар ремонтланган. Бинаны тышкы яктан сайдинг белән тышлаганнар. Билгеле, төп төзекләндерү эшләрен төзүчеләр башкарган, әмма, бәйрәмдә билгеләп үткәнчә, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, әти - әниләр, укучылар да ремонт эшенә үз өлешләрен керткәннәр.
-Быел безнең өчен бу көн аеруча истәлекле - уртанчы улыбыз Азат беренче сыйныфка укырга бара, - ди Ләйсән Низамова. - Без аңа укуында уңышлар, ә укытучысы Гөлчәчәк Моталлаповага сабырлык һәм сәламәтлек телибез. Яңарып калган мәктәпкә килергә дә күңелле.
Бүген биредә 43 укучы өчен беренче кыңгырау яңгырады. Аларга 13 укытучы белем бирәчәк. 9нчы класста бер генә укучы Рүзәл Мусин белем ала.
-Балаларым, оныкларым да мәктәпне күптән тәмамладылар. Әмма мондый көнне өйдә утырып кала алмадым, - ди бәйрәмгә килгән 79 яшьлек Минҗиҗан әби Җаббарова . - Без иске агач мәктәптә укыдык. Авыр еллар иде. Бүгенге балалар бик бәхетле, нинди матур бинада белем алалар. Монда гел бишлегә генә укырга кирәк.
Чарадан фоторепортаж: www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/10831-tүbәn-kәminkә-mәktәbennәn-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кәминкә авылы мәктәп ачылды

2
X