Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Зәй кешесе Шешминка авылындагы “батырлыклары“ өчен җавап бирәчәк

18-24 июньдә район полиция бүлечәсендә 34 хәбәр кабул ителгән.

01 Чирмешәндәге 135нче янгын сүндерү частеннан һәм ПСЧ-75 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан белешүебезчә, узган атнада аларга янгыннар турында хәбәрләр булмаган.

02 18-24 июньдә район полиция бүлечәсендә 34 хәбәр кабул ителгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр административ хокук бозган 10 затка карата беркетмә төзегән.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк.

Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 97 очрагы ачыкланган. Транспорт чарасы белән аек булмаган хәлдә идарә иткән бер машина йөртүче тоткарланган.

Зәй шәһәре кешесенә “батырлыклары“ өчен җавап бирергә туры киләчәк. Ул Шешминкада шушы авыл кешесе йортына законсыз рәвештә үтеп кергән, ә урамда торган автомашинасының ян як тәрәзәсен ваткан, ишегенә һәм крылосына зыян салган.

Полиция хезмәткәрләре берәүнең, үзен кыйнаганын соң, Иске Котыш врачлык амбулаториясенә мөрәҗәгате уңаеннан тикшерү үткәрә.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтендә умарта чагуына, тирәк мамыгына аллергия һәм башка факторлар белән бәйле 10 мөрәҗәгать теркәлгән. Фельдшерлар әйтүенчә, ашкайнату-эчәк авырулары һәм кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына чакыртулар еш булган. Ике көндә “ашыгыч ярдәм“ белгечләрен 30 тапкыр чакыртканнар.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү буенча 47 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X