Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Законнар үтәлергә тиеш

Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов яшьләрнең ял итү үзәгенең тамаша залында районның авыл җирлекләре башлыклары, бюджет оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу үткәрде. Игорь Николаевич Идарәнең эшчәнлеге, бурычлары хакында сөйләде, ведомствоның өстенлекле юнәлеш эшләренә тукталды. Сүз уңаеннан, быел июль аенда монополиягә...

Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов яшьләрнең ял итү үзәгенең тамаша залында районның авыл җирлекләре башлыклары, бюджет оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Игорь Николаевич Идарәнең эшчәнлеге, бурычлары хакында сөйләде, ведомствоның өстенлекле юнәлеш эшләренә тукталды. Сүз уңаеннан, быел июль аенда монополиягә каршы хезмәт оешуга нәкъ 25 ел булган. 90нчы еллар башында Россиядә базар икътисады формалаша башлаган. Монополиягә каршы органның төп максаты - эшмәкәрлеккә ярдәм итү, көндәшлекне үстерү, кулланучыларның хокукларын яклау һәм предприятиеләр эшчәнлеген контрольда тоту булган. Бүген әлеге хезмәтнең вәкаләтләре күпкә киң. Иң элек законнар үтәлешен тәэмин итәргә, аларның бозылуына юл куймаска, кисәтергә тырышалар.
Игорь Павлов, нигездә, дәүләт заказларына кагылышлы мәсьәләләргә тукталды, киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Ул шулай ук күпфункцияле үзәктә дә булды, бирегә килүчеләр белән очрашып, кайбер мәсьәләләр буенча консультация бирде.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы законнар