Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юл фаҗигасен йөртүчеләр үзләре дә терки ала

Быелның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кергән иде. Аның нигезендә транспорт белән бәйле һәлакәтләрдә үлүчеләр, яки тән җәрәхәтләре алучылар булмаса, башкалар хәрәкәтенә комачаулаган очракта, машина йөртүчеләр транспортларын юлдан алырга тиеш. Юл казасына эләгүчеләр үзара килешсәләр, һәлакәт хакында полициягә шалтырату мәҗбүри түгел. Ә инде каршылыклар булса, аварияне теркәү мәсьәләсендә күрсәтмәләр...

Быелның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кергән иде. Аның нигезендә транспорт белән бәйле һәлакәтләрдә үлүчеләр, яки тән җәрәхәтләре алучылар булмаса, башкалар хәрәкәтенә комачаулаган очракта, машина йөртүчеләр транспортларын юлдан алырга тиеш.

Юл казасына эләгүчеләр үзара килешсәләр, һәлакәт хакында полициягә шалтырату мәҗбүри түгел. Ә инде каршылыклар булса, аварияне теркәү мәсьәләсендә күрсәтмәләр алу өчен алдан полициягә хәбәр итү мөһим. Юлдан машиналарны алганчы, авария белән бәйле хәлне фотога, яки видеога төшерергә, аннан һәлакәтне теркәү өчен ЮХИДИ бүлегенә, яисә якындагы постка килергә кирәк.
Машина йөртүче үзе катнашындагы авариядән соң юл йөрү кагыйдәләре таләп иткән гамәлләрне башкармаса, аңа бер мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
-Мондый закон гамәлгә кергәннән бирле, юл һәлакәтенә эләккәннән соң, аның буенча үзара килешеп, безгә мөрәҗәгать итүчеләр булды. Бу зур аварияләр түгел. Машина йөртүчеләр үзләре үк аларның схемаларын төзегәннәр, - ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров. - Гомумән, аварияләрне теркәүгә бәйле ярдәм-мәгълүматны Дәүләт автоинспекциясенең gibdd.ru рәсми сайтыннан да интерактив режимда алырга мөмкин. Моның өчен "Правила оформления ДТП" бүлегенә керергә кирәк. Шуның өстенә, әлеге бүлектән аварияне ничек теркәргә кирәклеген гади иттереп аңлаткан схеманы бастырып алырга мөмкин. Аны машина йөртүчеләр үзләре белән йөртсә яхшы.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария