Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Югарыкармалкалы үз авылдашларын талаган

Район суды Югары Кармалка авылыннан ике хатын-кызны, үз авылдашлары өеннән әйберләр урлап чыккан өчен, шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм иткән. Әниле-кызлы пенсионерка Галина һәм 36 яшьлек Светлана Куликовалар йорт хуҗасының каядыр китеп баруыннан файдаланып, кич белән аның йортына киләләр. Ишекнең биген ватып кереп, өйдән телевизор һәм аңа санлы приставка, планшет һәм...

Район суды Югары Кармалка авылыннан ике хатын-кызны, үз авылдашлары өеннән әйберләр урлап чыккан өчен, шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм иткән.

Әниле-кызлы пенсионерка Галина һәм 36 яшьлек Светлана Куликовалар йорт хуҗасының каядыр китеп баруыннан файдаланып, кич белән аның йортына киләләр. Ишекнең биген ватып кереп, өйдән телевизор һәм аңа санлы приставка, планшет һәм тагын бераз "вак-төяк" алып чыгалар. Алар бәлки үзләренең җинаять кылуларын аңламагандыр да.

Әлеге хатын-кызларның караклыгы фаш ителгәч, алар үкенәләр, материаль зыянны үзләре теләп каплыйлар, тик хөкем ителүчеләр эскәмиясеннән генә барыберкотыла алмыйлар. Район суды аларны сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга хөкем иткән.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

21 ЯШЬЛЕК КИЯҮ ӘБИ-БАБАЙСЫНЫҢ ЙОРТЫНДА ЯНЫП ҮЛГӘН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined кеше һәм закон үз авылдашлары талаган

2
X