Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Укырга кергән, әмма укымый

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышына укырга йөрмәүче балаларны, аларның әниләрен чакырганнар.

Район авылларының берсеннән чит шәһәрдәге бер училищеда белем алучы кыз бала дәресләрен еш калдыра икән.  Бу хакта ул укыган уку йортыннан да хәбәр иткәннәр.  Болай булса, имтиханнарга кертмәячәкләр, укуыннан чыгару хакында да сүз бара.

-Берни эшләтә алмыйм бит. Әрлим дә, жәллим дә инде, - ди моңа аптыраган әнисе.

Тагын бер мәктәп укучысы укырга йөрүне кирәк санамый. Малайның тәртипсез “батырлыклар” кылуы хакында сигналлар бар. Фәннәрдән “койрыклары” – икелеләре күп. Тәмәке дә тарта ахры. Төзәлергә вәгъдә итә - тиз оныта. Кисәтүләргә исе китми. Төзәлергә вакыт бирелде, инде нишләр?

Яшүсмер кызны полиция хезмәткәрләре төнге уннан соң, тиешсез вакытта район үзәгендә очратканнар. Ә күп кенә кырын эшләр төнлә еш була. Кызның әнисе “салырга” ярата. Аңа бушлай дәваланырга тәкъдим иткәннәр - тыңламаган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев