Түбән Чегодайда “югалган” баланы кибеттә тапканнар
Кеше һәм закон

Түбән Чегодайда “югалган” баланы кибеттә тапканнар

Түбән Чегодай авылыннан бер әни үзенең югалган яшь баласын эзләүдә ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Малайны тиз табалар – ул авылдагы кибеттә булган.

Гомумән, узган атнада район полиция бүлекчәсендә 19 хәбәр кабул иткәннәр.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесе дә – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 86 очрагы, шуларның 10сы участок уполномоченныйлары тарафыннан ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Күтәмә авылыннан бер хатын-кыз Чирмешәндәге кибет янында кесә телефонын югалткан. Ул телефонны урлаулары ихтималын кире кага.

Чирмешәндәге бер йорттан акча урлануы хакында полициягә телефоннан шалтыратып хәбәр иткәннәр. Тикшерә торгач, бу факт расланмаган.

фото: архив


Нет комментариев