Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лениногорск районы кешесе Чирмешәндә берәүне ике тапкыр талаган

Лениногорск районы кешесе "унлы" җиңел машина хуҗасын ике тапкыр талаган һәм хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән. Беренче тапкыр Радик Сөләйманов Сәләй авылыннан булганмашина йөртүчегә яз көне "бәйләнә": Түбән Чегодай авылы уңаендагы юл борылышында, көч куллану белән куркытып, зыян күрүченең автомашинасыннан кесә телефоны, тавыш көчәйткеч һәм сабвуфер урлый, моның белән ул 9...

Лениногорск районы кешесе "унлы" җиңел машина хуҗасын ике тапкыр талаган һәм хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән.

Беренче тапкыр Радик Сөләйманов Сәләй авылыннан булганмашина йөртүчегә яз көне "бәйләнә": Түбән Чегодай авылы уңаендагы юл борылышында, көч куллану белән куркытып, зыян күрүченең автомашинасыннан кесә телефоны, тавыш көчәйткеч һәм сабвуфер урлый, моның белән ул 9 мең сумлык зыян китерә. Ә инде август аенда Сөләйманов элеккеге танышын район үзәк больницасы янындагы машиналар кую урынында очрата. Монысында вакланып тормый, шулай ук куркытып, сәләйленең ВАЗ-2110 автомобилен алып китә.

Шуның белән Радикның криминаль "батырлыклары" тәмамланган. Урланганнарны хуҗасына кайтарып бирергә туры килә. Ә район суды Сөләймановны сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм итә һәм 7000 сум күләмендә штраф түләтү турында карар чыгара.

Безнең сайтта укыгыз:

Лагерка авылында янгында пешкән ир-атны больницага озатканнар

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17757

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Татарстанда талаган ике тапкыр бер кешене Лениногорск районы