"Татар кызы - 2017" билгеле булды
Аның исемен сәхнәдә Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Айдар Галимов игълан итте.
(Уфа, 24 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Ул - Татарстан Республикасы вәкиле Гөлназ Гатина.
Гөлназга былтыргы җиңүче, Башкортстан кызы Эдельвейс Ихсанова җиңүче таҗын тапшырды. Моннан тыш, "Татар кызы - 2017" титулын алган...