Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Соңгы вакытта чирмешәнлеләрне умарта, шөпшә еш борчый

20нән 26нчы августка кадәр район полиция бүлекчәсендә 30 хәбәр кабул ителгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

01 25 августта, төнге берләрдә Иске Кади авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган. Чирмешәннең 135нче янгын частеннан белешүебезчә, беренчел мәгълүматлар буенча, ут мич морҗасының төзек булмавы сәбәпле чыккан.

02 20нән 26нчы августка кадәр район полиция бүлекчсендә 30 хәбәр кабул ителгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 14 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, икесендә 2 кеше тән җәрәхәтләре алган, ике авария – матди зыян белән.

ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 96 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Якты Тауда бер ир-ат, исерек хәлдә, әнисенә карата хулиганлык кылган.

Лашманда берәүнең өенә, тәрәзә аша кереп, мәктәп, уку кирәк-яраклары урлап чыкканнар. Тикшерү барышында әлеге кырын эшне шушы авылдан балигъ булмаган өч кеше башкарганлыгы мәгълүм булган.

Билгесез кешеләр Чирмешән – Лениногорск юлыннан юл билгеләрен урлаганнар. Бу хакта Әлмәт шәһәре кешесенең язма мөрәҗәгате кабул ителгән.

Чирмешәндә бер хатын-кызга бергә яшәүче ир кул күтәргән, полиция наряды чакыртканнар. Якты Тауда берәү үз авылдашына үтерү белән янаган.

Ишлинкада билгесез кешеләр бер хуҗалыкта тимердән эшләнгән савыт-сабага кызыкканнар.

03 Узган, шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен тәүлегенә уртача 27-30 тапкыр чакыртканнар. Чакыртуларның күбесе - хроник авырулар янына.

Лашманда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән җәяүлегә ярдәм күрсәткәннәр, ул больницага китерелгән. Якташларыбыз арасында көнкүрештә имгәнүләр алучылар булган: болгарка белән эшләгәндә техника куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүчеләр, кадакка басучылар бар. Соңгы арада авыр уза торган умарта, шөпшә чагуына реакциядән зарланып ярдәм сораучылар артты, диләр медицина белгечләре. Узган атна ялларында да әлеге уңайдан бер кешегә ярдәм күрсәтелгән, ул әле дә больницада.

04 Газ хезмәте белгечләре район үзәгенең Кояшлы урамында җир казу эшләре вакытында тишелгән газүткәргечне ялгаганнар. Беразга бу урамдагы йортларга газ бирүне туктатып торырга туры килгән. Җир казый башлаганчы, андый эшләрне газчылар белән килештерү хакында искәртәләр район газ хезмәтендә.

Бер атнада әлеге хезмәт слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 40-45 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев