Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар Югары Кармалка авылы кешесе исеменә кредит рәсмиләштергәннәр

Югары Кармалка авылыннан бер хатын-кыз үз исеменә 25 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштергән кырыкалдарны җәзага тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.

Районда мошенниклыкның тагын бер очрагы булган: билгесез адәм бер якташыбызны алдап, инандырып, аңардан үз счетына 4 мең сум акча күчерттергән. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Гомумән, 21-27 гыйнварда район полиция бүлегендә 25 хәбәр кабул иткәннәр, 2 җинаять эше кузгатканнар. Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 14 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 6 юл-транспорт вакыйгасы булган - матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 64 очрагы ачыкланган, өч машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Чирмешән кешесе, эш коралларына дип, алдап, авылдашыннан 25 мең сум акча алган. Тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев