Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лашман авылында улы әнисенә үтерәм, дип янаган

Чирмешәндә яшәүче ханым үзен кыйнаган гражданинны җаваплылыкка тартуны сорый. Лашман авылында улы әнисенә үтерәм, дип янаган, хатын-кыз бу турыда полициягә хәбәр иткән.

14-20 октябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 29 хәбәр кабул ителгән.

Полициянең участок уполномоченныйлары 16 административ беркетмә төзегәннәр. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында матди зыян белән өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алардаимгәнүчеләр юк.

Гомумән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 64 очрагы теркәлгән.

Лагерка кешесе 30 баш сарыгы югалуы турында шалтыраткан. Полиция хезмәткәрләре әлеге терлекне Иске Сережкино авылында тапканнар, урлау факты расланмаган.

Түбән Кәминкә кешесең банк картасыннан 2400 сум акчасы югалган. Ул Казанга бармакчы булган. Таныш булмаган кеше, автомобильдә урын калдыру өчен, акча күчерүне сораган, якташыбыз банк картасының мәгълүматларын җибәргән һәм шуннан соң карточкасыннан акча алынган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев