Кырыкалдарлар беркатлы чирмешәнленең картасыннан 100 мең сумга якын акчасын урлаганнар
Кеше һәм закон

Кырыкалдарлар беркатлы чирмешәнленең картасыннан 100 мең сумга якын акчасын урлаганнар

Кесә телефоныннан билгесез адәм белән сөйләшеп һәм аңардан SMS-хәбәрләр кабул иткәннән соң, райондашыбыз үзенең банк картасыннан 99 мең сумнан күбрәк акчасы “югалуына” тап була.

Гомумән, 4-10 февральдә район полиция бүлегенең кизү частенда 30 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда 2 җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары 16 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 52 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Олы яшьтәге бер ир-ат пенсиясен улы урлавы хакында полициягә гариза язган. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: архив


Нет комментариев