Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кармыш балалар бакчасына урланган “Стрелец-Мониторинг“ янгын сигнализациясен кире кайтарганнар

25 июньнән 1 июльгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 27 хәбәр кабул ителгән.

01 Чирмешәндәге 135нче янгын сүндерү частеннан һәм ПЧС-75 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан белешүебезчә, узган атнада аларга янгын турында хәбәрләр булмаган.

02 25 июньнән 1 июльгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 27 хәбәр кабул ителгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр административ хокук бозган 3 затка карата беркетмә төзегән.

Район юлларында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 80 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен җаваплылыкка тартылачак.

Чирмешәндәге су башнясы урнашкан территориядән коммуналь предприятиенең 24 тимер баганасын урлаганнар.Тикшерү бара.

Төмән өлкәсендә яшәүче Сосновка авылы кешесенең гаризасы буенча җинаять эше кузгатылган. Аның өендә билгесез кешеләр электр тимерчыбыкларын өзгәннәр, магнитофон һәм электр насосын урлаганнар, шулай итепйорт хуҗасына 10 мең сумлык зыян китерелгән.

Полиция хезмәткәрләре Кармыш балалар бакчасыннан урланган “Стрелец-Мониторинг“ янгын сигнализациясен табып, хуҗаларына тапшырганнар.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә 20дән күбрәк чакырту кергән. Фельдшерлар сүзе буенча, атна дәвамындаОРВИ, инсульт, балалар имгәнүләре булган. Югары кан басымыннан интегүчеләр дә еш мөрәҗәгать иткән.

04 Узган газ хезмәте слесарәлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү буенча 45 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев