Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Кара Чишмә“ җәмгыятеннән биш баш бозау урлаганнар

10 нан 16 сентябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 39 хәбәр теркәлгән.

01 Сентябрь аеның икенче атнасында, беренче атнадагы кебек, 135 нче Чирмешән янгын частена һәм 73 нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут белән бәйле хәвефле хәбәрләр булмаган.

02 10 нан 16 сентябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 39 хәбәр теркәлгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 5 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда тән җәрәхәтләре алучылар да бар.

Билгесез адәмнәр Чирмешәндә яшәүче берәүнең абзарыннан икешәр капчык бөртек һәм фураж урлаганнар.

Дәүләт теркәлүе узмыйча, районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән (мамык һәм каурый сатып алган) Волгоград өлкәсе кешесе административ җаваплылыкка тартылган.

“Кара Чишмә“ җәмгыятеннән биш баш бозау (матди зыян – 200 мең сум) урлауга бәйле җинаять эше кузгатылган.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме белгечләрен 27 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар – хроник чирлеләр янына. ОРВИ белән авыруның өч очрагы теркәлгән, ике кеше көнкүрештә зыян күреп ярдәм алган.

04 Район газ хезмәте слесарьлары газ исе килүгә һәм газ җиһазларын көйләүгә, төзәтүгә кагылышлы 46 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев