Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ивашкино мәктәбе укучыларын судка чакырганнар

Дөрестән дә, соңгы вакытта район суды бинасында балаларны, нигездә, өлкән класс укучыларын еш күрергә мөмкин. Алар монда экскурсиягә киләләр.

Республикадагы  Суд департаменты идарәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырган “Гадел хөкем: “А” дан “Я” га кадәр” проекты кысаларында район суды хезмәткәрләре мәктәп укучыларына хәтта суд утырышларында катнашырга да тәкъдим итәләр.

Әлеге чараларның төп максаты – яшьләрне  гражданнарның хокукларын яклау суды механизмнары белән таныштыру һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү. 

2 нче Чирмешән урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Илшат Минхәеров юрист булырга хыяллана. Чирмешән район судында укучылар өчен оештырылган экскурсия аңа  аеруча ошаган.

-Бүген мин суд системасы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белдем. Әйтик, ничә яшьтән административ җаваплылык каралган, яшүсмерләрне нинди җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр, барысын да аңлаттылар,  - ди Илшат. – Бу очрашу иптәшләрем өчен дә кызыклы булды.

Суд бинасында 1 нче Чирмешән, Ивашкино, Лашман мәктәпләре һәм кадетлар мәктәп-интернаты укучылары да килеп киткәннәр.

- Кадетлар белән очрашу аеруча җанлы үтте. Алар бик күп сораулар бирделәр, суд эше белән кызыксындылар. Мондый чараларның ике як өчен дә файдасы бик зур. Беренчедән, без яшүсмерләр белән кара-каршы очрашып,  балаларга суд тарихы, аның төзелеше, гражданнарны кабул итү тәртибе турында сөйлибез, суд процессының ничек узуы, аудио-видеофиксация, видеоконференц элемтә мөмкинлекләре турында аңлатабыз. Икенчедән, балалар законга кагылышлы үзләрен кысыксындырган сораулар белән турыдан-туры безгә мөрәҗәгать итәләр, - ди Чирмешән  район суды рәисе Рәиф Сәйфетдинов.

Рәиф Әсхәт улы укучыларга тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган уйланылмаган гамәлләр кылмаска киңәш итте. Үсмерләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм үз гомерләрен тәмәке, спиртлы эчемлекләр һәм наркотик матдәләр белән бәйләмәскә өндәде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев