Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ивашкино кешесенең гаражыннан тәгәрмәчләр урлап чыкканнар

Ивашкино авылы кешесе үз гаражыннан дүрт тәгәрмәч һәм “Ниссан” автомобиле генераторы “югалуы” хакында полициягә хәбәр иткән.

Гомумән, узган атнада район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. ЮХИДИ инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 71 очрагын ачыклаган. Бер машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Полиция хезмәткәрләре коронавирус авыруын кисәтү максатында рейдларга чыга. Соңгы көннәрдә бу уңайдан кагыйдәләрне бозуның 2 очрагы ачыкланган.

Әлегә билгесез адәм район үзәгендәге кибеттән бер блок сигарет урлап чыкмакчы булган, әмма аның бу кырын эше барып чыкмаган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев