Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Үтәмеш фермасыннан ат урлаганнар

2-8 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 30 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган.

01 Декабрь аеның беренче атнасы янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узган, ут хәвеф-хәтәрләре булмаган. Без бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыгыннан белештек.

02 2-8 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 30 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – барысы да матди зыян белән, берсендә имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 62 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүчене транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка таратачаклар.

Полициянең участок уполномоченныйлары административ хокук бозучыларга карата алты беркетмә төзегәннәр.

Иске Үтәмеш авылы кешесе товарлыклы-сөтчелек фермасыннан ат урлап, хуҗалыкка 65800 сумлык матди зыян китергән. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Чирмешән кешесенә, хезмәт бурычларын башкаручы полиция участок упономоченныен мыскыллаган өчен, закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Лашман авылы кешесе, исерек хәлдә, әнисенә үтерү белән янаган.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 36 чакырту теркәлгән.

Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, бу ике көндә 2 кеше – инфаркт, 3 кеше  инсульт кичергән, 4 якташыбыз ОРВИ белән авырган. Һәрвакыттагыча, күпчелек чакыртулар кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган.

04 Район газ хезмәте слесарьлары узган атнада 34 заявка үтәгәннәр. Халык газчыларга газ мичләрен, плитәләрен төзәтү һәм көйләү уңаеннан мөрәҗәгать иткән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев