Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Үтәмеш авылыннан берәүнең балын урлаганнар

Район полиция бүлекчәсендә узган атнада 34 хәбәр кабул ителгән.

01 17-24 сентябрьдә 135 нче Чирмешән янгын частена һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постына янгыннар хакында хәбәрләр булмаган. Дөрес, Чирмешәндә коры үләнгә, чүп-чарга капкан утны сүндерергә барырга туры килгән.

02 Район полиция бүлекчәсендә узган атнада 34 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 102 очрагы теркәлгән.

Полиция хезмәткәрләре Чирмешән-Лениногорск юлында Югары Кәминкә авылы кешесе автомашинасында акциз маркасы булмаган 0,5 литрлы шешәләрдәге спиртлы эчемлекләргә тап булганнар. Тикшерү бара.

Иске Үтәмеш авылы кешесе, өенә кереп, фляга һәм ике өч литрлы банкада бал урлап чыккан карачишмәлене җаваплылыкка тартуны сорый.

Ивашкино кешесенә, үз авылдашының өенә ут төртү белән һәм тормышына янаган өчен, җавап бирергә туры киләчәк.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәмендә 32 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, бер инфаркт очрагы булган, дүрт кеше көнкүрештә имгәнүләр алган. Алты кешегә (балалар һәм олылар) ОРВИ дан ярдәм күрсәтелгән. Чакыртуларның күпчелеге – хроник авырулар янына.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ исе килү, мичләр ремонтлау, газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 45 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев