Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Кадида “Лада Калина”ның 4 тәгәрмәчен, Күтәмәдә КамАЗның 2 аккумуляторын урлаганнар

21-27 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул иткәннәр. Әлеге чорда 4 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.

01 2019 елның соңгы атнасы янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узган. 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частена һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым постына ут хәвеф-хәтәрләре белән бәйле хәбәрләр кермәгән.

02 21-27 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул иткәннәр. Әлеге чорда 4 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте булган – матди зыян белән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен  бозуның 73 очрагын ачыклаганнар.

Угрылар Күтәмә авылында КамАЗ автомашинасының 2 аккумуляторын, ә Иске Кадида “Лада Калина” автомашинасының дүрт тәгәрмәчен салдырып киткәннәр.

Мошенниклар тик тормый: алар алдау юлы белән бер райондашыбызның 24 мең сум акчасын үзләштергәннәр.

03 Узган ялларда ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 34 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган.

04 Район газ хезмәте слесарьлары бер атнада 39 заявка үтәгәннәр. Аларга, нигездә, газ мичләрен, плитәләрен көйләү буенча вак-төяк эшләр башкарырга туры килгән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев