Район полиция хезмәткәрләре Девичья Поляна авылындагы бер ир-ат йортында алкоголь складына тап булганнар, диярсең.
-Июль аендагы оператив-эзләү чаралары барышында әлеге гражданинда әллә ничә канистрада барлыгы 30 литр спирт, 0,5 литрлы савытларда, составында спирт булган 13 шешә исерткеч эчемлек табылды һәм алынды, - ди Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.
Сүз уңаеннан кабат искә төшерәбез: алкоголь продукцясен законсыз сату яки җитештерү белән бәйле фактлар хакында Интернет аша “Халык контроле”нә язарга мөмкин. Әгәр факт расланса, хәбәр бирүчене акчалата бүләкләү каралган.
Кадыйр Гомәров фотосы
Нет комментариев