Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районына кунакка кайткан кешенең телефонын урлаганнар

Җәйнең матур көнендә берәү Бәркәтә авылына кунакка килә. Дөрес, кайсы көн булганын ул төгәл хәтерләми, чөнки алкоголь эчемлек кулланган була. Шул сәбәпле тиздән ир-ат йокыга да тала.

Ә менә хуҗа - 23 яшьлек егет, йокламаган, кунакка кайткан танышының 16 мең сумлык кесә телефонын алып, өйдән чыгып китә.

Өч айдан соң ул телефонны Әлмәт шәһәрендә 8500 сумга сата. Документлары һәм зарядкасы булмаган мобильникның яңа хуҗасы аны озак тотмый, ике көннән үк интернетта белдерү урнаштыра да, сата. Әмма яңа хуҗага да “Самсунг” шатлык китерми, чөнки полиция хезмәткәрләре урланган телефонның эзенә төшәләр һәм бер елдан соң ул үз хуҗасына кайтарыла.

Гаепләнүче суд барышында гаебен таныган, район суд аны шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев