Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чүкеч яхшы аргумент түгел

Район суды, кеше сәламәтлегенә зур зыян салган өчен, Лагерка авылы кешесен озак срокка ирегеннән мәхрүм итте.

58 яшьлек Вячеслав  Морозовның,  авылда  эчкече һәм әллә ничә  мәртәбә җәмәгать тәртибен  бозган кеше буларак, күптән даны чыккан. Ул шактый  вакыт  табиб-наркологта  исәптә торган  һәм суд-медицина экспертлары  нәтиҗәсе буенча  аңа алкоголизмнан  дәвалану таләп ителгән. Ләкин ир-ат дәваланмаган.

Беркөнне  кич белән Морозов, исерек хәлдә, танышы белән сүзгә килә. Болай гына үз хаклыгын раслый алмагач, ул “көчле аргумент” кулланырга уйлый: карават астыннан чүкеч тартып чыгара да танышының башына һәм кулларына берничә тапкыр суга. Нәтиҗәдә зыян күрүче озак вакыт больницада дәваланган.

Район  суды, Морозовның элек шуңа охшаш җинаять өчен хөкем ителгән булуын исәпкә алып, аңа 5 ел срок белән катгый режимлы колониягә озату карары чыгара.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев